Ризат Рамазанов, Ризат Ринат улы Рамазанов (Ризат Ринатович Рамазанов; 1990 елның 25 октябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Саба районы, Алан-Елга) ― җырчы, Башкортстанның (2024) һәм Татарстанның (2025) атказанган артисты.
Тәрҗемәи хәле 1990 елның 25 октябрендә Татарстан АССР Саба районы Алан-Елга авылында ике балалы гаиләдә беренче бала булып туган. Әтисе Ринат Галихан улы, әнисе Гөлйөзем Мәхмут кызы. Сеңлесе Гөлсирин Ринат кызы, Казан химия-технология университетында укый. Балачакта берьюлы ике урында аягын сындыра, озакка (өч ел) караватка беркетелгән була. Туганнары аны дәвалау өчен күп көч биргәннәр, табиблар аякка бастыра алганнарЗинира и Ризат Рамазанов. starbiography.ru.
Саба районы Шекше урта мәктәбен тәмамлаган (2008). Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультетына укырга кергән. Бер ел укыганнан соң, кызыксынуы беткән һәм Шәмси Закиров ярдәме белән шул ук институтта Салават Фәтхетдинов группасына күчкәнРамазанов Ризат Ринат улы кыскача биография. Студент елларында «Кредит» ВИА оештырып, төрле тантаналарда, туйларда һәм туган көннәрдә чыгыш ясаган.
2012 елда Илфак Шиһапов һәм Илсөя Бәдретдиновалар белән бергә гастрольләрдә йөргән. Алардан аерылып, «Кредит» юмор төркеме төзегән. Таксида шофер булып та эшләгән Зинира һәм Ризат Рамазановлар: «Сәхнәдәге тәртип гаиләдән башлана». Шәһри Казан, 20.09.2017.
Башта Ризат үзе генә җырлаган. Иҗаты Татарстан авыллары буенча сәфәрләрдән башланган. 2015 елда Уфада беренче тапкыр Зинира белән дуэт булып «Сиреньнәр» композициясен башкарганнар. Шулай аларның уртак карьерасы башлана. Аларның иҗаты сәхнәдә генә түгел, интернетта да популяр. 2022 елның 1 августында YouTube та чыккан «Авылкаем» җырына клип 3,4 миллион карау җыйган. Шулай ук «Серләремне» (1,5 миллион карау), «Алмагач бураны» (1,3 миллион карау) һәм «Буран» (1,1 миллион карау) клиплары популяр булган. Бүген уңышлы дуэт бөтен Россия буйлап гастрольләргә йөриБайки из жизни Ризата и Зиниры Рамазановых: коварная попутчица и продавщица-хейтер. «Реальное время», 21.04.2024.
Репертуар Җырларының күп өлешен танылган композитор Айдар Тимербаев язган. Ул дуэтның продюсеры да. Төркемендә 16 кешеЭльвира Шакирова. Рамазановлар концертында күргәннәрем. «Шәһри Казан», 04.02.2023Зөлфия Шәвәлиева. Зинира һәм Ризат Рамазановлар: «Безгә, нишләп сез беркем белән дә талашмыйсыз, диләр». Интертат, 12.03.2025.
Альбомнар 2019 ― Син икән ул 2019 ― Икәү икәү 2020 ― Хыялым 2021 ― Авылкаем 2022 ― Яр итәсем килә Зинира Рамазанова, Ризат Рамазанов альбом Яр итәсем килә. Яндекс Музыка 2022 ― Гел янымнан атлап бардың 2024 ― Уйладым 2024 ― Утларында яндырма 2024 ― Гафу итим микән Зинира Рамазанова. Яндекс Музыка 2024 – Биик әлеБиик әле — Ризат Рамазанов, Зинира Рамазанова
Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Татар җыры» фестивале лауреаты 2024 ― «Болгар радиосы» Милли премиясе ― «иң популяр дуэт» номинациясе 2024 ― «Туган тел» каналы премиясе ― «Ел дуэты» номинациясе 2024 ― Башкортстанның атказанган артистыГөлия Мөгаллимова. Икесе дә "атказанган" исеме алды! «Кызыл Таң», 10.10.2024 2025 ― Татарстанның атказанган артисты
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны җырчы Зинира Газыймҗан кызы Кашапова (26.01.1989, Караидел). Казан мәдәният һәм сәнгать институты студентлары булганда, икенче курста танышканнар, диплом алгач, өйләнешкәннәр. Гаиләдә ике бала (кызлары Айгизә, 2013 елда туган; уллары Рияз, 2021 елда туган) Ризат һәм Зинира Рамазановларның сөенече бар. «Сөембикә», 13.05.2021. Искәрмәләр
Сылтамалар Ризат һәм Зинира Рамазановлар. Рәсми төркем Зинира и Ризат Рамазановы. Сайт о биографиях знаменитостей Зинира Рамазанова. Сканер BandLink
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар