Илгиз Хәйруллин, Илгиз Кәлимулла улы Хәйруллин (Ильгиз Калимуллович Хайруллин; 1940 елның 2 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Биектау районы, Ямаширмә ― 2025 елның 22 феврале, РФ, ТР, Казан) ― Татарстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, 1992―2001 елларда ТР Премьер-министры урынбасары Сәлимгәрәев медиабергәлек исеменнән Хәйруллинның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты, 1982―1992 елларда ТАССР телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитеты рәисе, 2006―2013 елларда ТР Иҗтимагый палатасы рәисе. ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1981).

Тәрҗемәи хәле 1940 елның 2 гыйнварында Татарстан АССР Биектау районы Ямаширмә авылында өч балалы гаиләдә өлкән бала булып туган. Әтисе Кәлимулла Бөек Ватан сугышында гвардия майоры дәрәҗәсендә катнашкан. Сугыштан яраланып кайткан, берничә елдан яралардан вафат булган. 13 яшендә Илгиз Кәлимулла улы Казан педагогика училищесына укырга кергән. 1964 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих факультетын «татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы» белгечлеге буенча яхшы билгеләргә тәмамлаган«Это был человек-эпоха!»: ушел из жизни бывший вице-премьер Татарстана Ильгиз Хайруллин. Татар-информ, 22.02.2025.

Хезмәт юлы Хезмәт эшчәнлеген 1957―1958 елларда интернатта тәрбияче булып башлаган, 1958―1959 елларда Ямаширмә урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән.

1964 елдан ― ВЛКСМның институт комитеты сәркатибе, соңрак комсомолның Бауман райкомына күчә.

Армиядә хезмәт иткән. Хәрби хезмәттән соң, комсомол-партия эшендә: 1966―1972 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында инструктор, фәнни яшьләр секторы, мәктәп яшьләре һәм пионерлар бүлеге мөдире урынбасары, өлкә комитеты секретаре.

1972 елдан ― КПССның Татарстан өлкә комитетында инструктор, 1978―1982 елларда пропаганда һәм агитация бүлегенең матбугат, радио һәм телевидение секторы мөдире.

1982―1992 елларда ― Телевидение һәм радиотапшырулар буенча ТАССР дәүләт комитеты рәисе. Аның җитәкчелегендә республика телевидениесе төсле тапшыруларга күчерелгән, үзәк каналлар челтәрендә җирле ТВ тапшырулары өч сәгатьтән биш сәгатькә кадәр арттырылган.

1985―1990 елларда ― ТАССР Журналистлар берлеге президиумы рәисе.

1992―2001 елларда ― ТР Премьер-министрының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары. Ул вакытта Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залына, Яшь тамашачы театрына, Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрына, Качалов исемендәге рус драма театрына реконструкция ясалган. Тукай исемендәге филармония яңа биналы булган. Төбәкара клиник-диагностика үзәге (МКДЦ), Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге һәм клиник онкология диспансеры бинасы төзелгән, Благовещение соборын реставрацияләү башланган, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы булдырылгане. И. К. Хәйруллин тәкъдиме белән ТР Дәүләт Советы «республика чечен сугышына срочниклар җибәрмәячәк» дигән карар кабул иткәнАльфред Мухаметрахимов. «Был простым, в отличие от нынешних руководителей»: в Казани простились с Ильгизом Хайруллиным. Бизнес-Онлайн, 24.02.2025.

2001―2004 елларда банкының төбәк вәкиллеге директоры, 2004―2015 елларда ― әлеге банкының идарә рәисе киңәшчесе.

2005―2006 елларда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, 2006―2013 елларда ТР Иҗтимагый палатасы рәисеЗилә Мөбәрәкшина. «Ыгы-зыгылы тармакларда эшләде...» Татарстан халкы Илгиз Хәйруллин белән хушлашты. Интертат, 24.02.2025.

2025 елның 22 февралендә Казанда 86нчы яшендә, йөрәгенә операция ясаганнан соң озак та үтми вафат булган. Казанның Арча зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1981 ― ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре 1989 ― ТАССР паспорт-виза хезмәте Мактау грамотасы «Хөрмәт Билгесе» ордены 1997 ― II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены медале 1999 ― ТР Мактау грамотасы 2009 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медальләр

Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Наҗия, кызы Лилия (Галиева), оныклары, оныкчыклары.

Хәтер Биектау районы үзәгенең бер урамын һәм Ямаширмә авылындагы урта белем бирү мәктәбен МБОУ «Ямашурминская СОШ» аның исеме белән атарга карар кылынганВ Татарстане два объекта назовут именем Ильгиза Хайруллина. МК Казань, 24.02.2025.

Искәрмәләр

Сылтамалар Зилә Мөбәрәкшина. «Ыгы-зыгылы тармакларда эшләде...» Татарстан халкы Илгиз Хәйруллин белән хушлашты. Татар-информ, 24.02.2025 Хайруллин Ильгиз Калимуллович.

Төркем:Укытучылар Төркем:Казан педагогия училищесын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Татарстан җәмәгать эшлеклеләре Төркем:ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:Арча зиратында җирләнгәннәр