Ганс Милих (немец телендә: Hans Mielich, шулай ук Muelich; 1516, Мюнхен — 1573 елның 10 марты, Мюнхен) — соң Яңарыш чоры немец рәссамы. Тормышы һәм иҗаты Мюнхен рәссамы Вольфганг Милих улы, үзенең беренче рәсем сабакларын әтисе остаханәсендә алган. 1528 елда рәссамнар Людвиг Рефингер һәм Бартель Бехам белән танышкан. 1536 елда Регенсбургка килгән анда Альбрехт Альтдорфер һәм “Дунай мәктәбе” рәссамнары иҗаты йогынтысы астында булган. 1540 елда Мюнхенга кайткан һәм 1541 елда Бавария герцогы Вильгельм IV күрсәтмәсе буенча Римга барган. Кайтканнан соң туган шәһәреннән китмәгән. 1543 елның июлендә Мюнхен рәссамнар гильдиясе әгъзасы булган. Остага 1545 елдан башлап күп мәртәбә заказлар белән мөрәҗәгать иткән герцог Альбрехт V-нең якын танышы, ә аннан соң дусты булып Г. Милих вакыт узу белән уңышлы сарай яны рәссамы булган. 1555 елда Мюнхенның рәссамнар гильдиясенең җитәкчесе булган. Ганс Миллих иң әһәмиятле Ренессанс чоры Мюнхен рәссамнарының берсе булып тора. Ул күп дини картина (кагыйдә буларак, такталарда), портретлар, тарихи тематикага картиналар ясаган, чиркәүләрдә алтарьлар оформлять иткән, китап иллюстрацияләре белән шөгыльләнгән. Римга барганнан соң эшләрен итальян маньеризмга охшаш стильдә эшләгән. Аның иң мәшһүр эше булып Ингольштадтта Богоматерь соборы алтаре булып тора. Китапларны иллюстрацияләү Замандашларына рәссам манускриптларга миниатюралар авторы буларак та мәгълүм булган. Алар арасында: нота җыентыклары, зиннәтле әйберләр исемлекләре... Мондый иң мәшһүр шундый эш “Герцогиня Анна Баварияленең зиннәтле әйберләр китабы” («Kleinodienbuch der Herzogin Anna von Bayern», BSB-Hss Cod.icon. 429) – 1555 елда герцог Альбрех V Баварияле һәм аның хатыны Анна Баварияле өчен эшләнгән манускрипт. Әдәбият

Галерея

Искәрмәләр

Төркем:Рәссамнар