Замир Мостафин, Замир Миркасыйм улы Мостафин (Замир Миркасымович Мустафин, 1939 елның 18 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Мерәс) ― Мәскәү циркында клоунада артисты-, Татарстан АССР атказанган артисты (1979).

Тәрҗемәи хәле 1939 елның 18 сентябрендә Актаныш районы Мерәс авылында туган. Бабасы Мостафа курайда, үзе ясаган скрипкада, әтисе Миркасыйм гармунда оста уйнаганнар. Замир, алардан күреп, Саратов гармунында уйнарга өйрәнгән. Әтисе Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган. Әнисенең туган авылы Иске Җияшка кайталар, әнисен ел саен Свердловск ягына торф чыгарырга җибәрү сәбәпле, әбисе Мәрхәбә тәрбиясендә үскән. Теләкәй җидееллык мәктәбен тәмамлагач (1953), Свердловск өлкәсе Таватуй тимер юл киткән (әнисе шунда икенче кат кияүгә чыккан була). 1955 елда Невьянскидагы 16нчы ФЗӨне бетереп, ташчы, сылаучы-буяучы булып эшләгән 1961 елда Свердловск төзелеш-тимер юл техникумына укырга кергән. Үзешчән сәнгатьтә катнашып килгән, театр студиясенә йөргән. Өлкә үзәгенең артистлары П. А. Федосеев һәм Н. П. Майоров аңа цирк юнәлешен сайларга тәкъдим иткәннәр. Мәскәүдәге Дәүләт цирк һәм эстрада сәнгате клоунада бүлеген музыка номеры белән тәмамлаган (РСФСР атказанган артисты җитәкчелегендә)Рамазан Абдикеев и Замир Мустафин. vikidalka.ru. Саратов гармунында уйнарга өйрәнүе аңа гомер буе булыша, цирк аренасына шул уен коралын күтәреп чыккан, татарлар яшәгән төбәктә чыгыш ясаганда һәрвакыт «Авыл көен» башкарганМостафин Замир Миркасыйм улы / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010. – Б.277. .

Хезмәт юлын «Тынгысыз йөрәк» труппасында (өч кешелек: Пётр Кириллович Толдонов (1940―1997), җитәкче, Замир Мостафин (1939), Виталий Алексеевич Довгань (1942)) «Русский сувенир» номеры белән башлап җибәргән. 1969 елда әлеге трио Ленинград мюзик-холлы белән бергә Париждагы «Олимпия» театрында чыгыш ясаган Мустафин Замир Миркасимович. Энциклопедия циркового и эстрадного искусства.

1968 елда РСФСР халык артисты аны итеп эшкә чакырган. ТАССР атказанган артисты (1979) Рамазан Абдикеев белән бергә чыгыш ясый. 1974 елда Зур (Абдикеев) һәм Кечкенә (Мостафин) дуэты барлыкка килгән. Төрле күңелле өзекләр белән чыгыш ясаганда, клоуннар күп кенә цирк жанрлары элементларын, шул исәптән акробатика, жонглирлау, музыка коралларын оста кулланган. Ләкин иллюзиягә аеруча игътибар биргәннәр. Шуңа күрә һәр репризада диярлек фокуслар булган һәм бу клоуннарның гамәлләренә шаян фантазия төсмере биргән. Абдикеев белән Мостафин заманча цирк сәнгатендә үсүче яңа юнәлештәге комиклар рәтенә керә. Бу геройларның комедия битлекләре, оригиналь грим, гиперболизацияләнгән характер сыйфатлары, костюмнар, йөрешләр белән беррәттән, көлке гамәлләрнең үз мотивировкасына да ия. Әмма аларның персонажларының сәерлекләре еш кына клоуннарның гамәлләрен билгели торган тривиаль ахмаклыктан аерыла. Абдикеев белән Мостафин, буффонада күренешләрен уйнап, үз геройларының эчке дөньясын аңларга омтылалар. Шуңа күрә артистларның манежда тудырган образлары көлкеле генә түгел, ә яхшы һәм романтик булып килеп чыккан. Аларга 1979 елда Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән.

Мәскәү циркы белән СССРның барлык эре шәһәрләрендә, Германиядә, Италиядә, Даниядә, Япониядә, Мароккода, Малайзиядә, БГӘдә (күбесендә озак вакытлы) гастрольләрдә булган.

1975―1981 елларда Мәскәүдән чыкмыйча, башкаланың төрле циркларында эшләгән.

Республиканың 60 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә аларны татар циркының юбилей программасына келәмчеләр итеп чакырганнар һәм клоуннар тамашачылар арасында зур уңыш казанган Сабантуй длиной в 19 лет. Истории Казанского цирка. Дзен, 23.04.2024Вик. Марьяновский, Е.Шубина. Клоуны Рамазан Абдикеев и Замир Мустафин. ruscircus.ru.

Соңгы вакытта Ижауда яши.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Клоуннарның Бөтенроссия конкурсында Гран-при Дуров медале (ГДР) иясе Люди цирка. Цирковой клуб Вконтакте, 10.08.2023 1979 ― Татарстан АССР атказанган артисты

Шәхси тормышы Гаиләле. Кызы Җәмилә, Германиядә яши.

Искәрмәләр

Әдәбият Мостафин Замир Миркасыйм улы / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010. – Б.277. Кеше күңеленә нур өләшүче. Газета «Игенче даны» (Актаныш районы), № 121.

Сылтамалар Мустафин Замир Миркасимович. Энциклопедия циркового и эстрадного искусства Клоунская реприза «Свистульки». Рамазан Абдикеев и Замир Мустафин (1983). Vkvideo, 2:58

Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:ССРБ актерлары Төркем:XX гасыр актерлары Төркем:Цирк артистлары Төркем:Клоуннар Төркем:Дәүләт цирк һәм эстрада сәнгате училищесын тәмамлаучылар