Гани Госман, Гани (мулла кушкан исеме Габделгани) Галим улы Госманов (1894 елның 4 (17) июне, РИ, Симәй өлкәсе, Семипалатинск ― 1950 ел, Германия, Бавария, Фельдафинг) ― Беренче бөтендөнья сугышы вакытында әсирлеккә эләккән татар кешесе. Икенче бөтендөнья сугышы чорында Татар комитетында мулла. 1944 елның 25 августында үлемгә хөкем ителгән Җәлил һәм җәлилчеләр янында, аларның соңгы сәгатендә булган шәхес.

Тәрҗемәи хәле 1894 елның 4 (17) июнендә Симәй (Симипулат) шәһәрендә туган. 1914 елның 10 августында патша гаскәренә чакырылганчы төшкән рәсемендәге кием-салымына, чәченә һәм башка бизәнешләренә караганда, хәлле гаиләдә дөньяви яхшы тәрбия алып үскән. Фотолар артындагы язуларга караганда, мөселманча төпле белем алган. 1915 елның гыйнварында Омскида хәрби хезмәттә булган. 1916 елда Германиядә, Вюнсдорф шәһәре янындагы әсирләр лагеренә килеп эләккән. 1921 елның гыйнварында Берлинда кинематографлыкка укып йөргән. 1922 елдан 1925 елга кадәр Берлинда Zoch пансионатында яшәгән. Германиядә чакта аралашкан кешеләре арасында Галимҗан Идриси, Муса Биги-Җарулла, Хатиб Халиди, Ибраһим Бадай, Идрис Тәрҗеман, Кәмал Локман һ.б. бар. Күбесе белән бергә фотога төшкән.

Вюнсдорф лагереннан соң, 1922―1923 елларда Германиядә укучы татар яшьләре өчен ярдәм алу нияте белән Казанга килгән. 1922 елның 20 сентябрендә Мәскәүдә төшкән фоторәсеме сакланган. 1922 елгы илгә кайтуы Казан һәм Мәскәү белән генә чикләнмәгән, Семипалатинскида да булып кайткан. Туган яклары белән элемтәсе моннан соң да шактый вакыт өзелмәгән. 1933 елда Берлинга энесе Фатихтан ике татар хатын-кызы сурәтләнгән (берсе Ганинең әнисе) фоторәсем килгән булган. 1933 елда Берлинда европача киенеп төшкән фоторәсеме дә сакланган.

Соңрак ул монда гаилә корган һәм яшәргә калган. Сугыш вакытында Татар комитеты янында муллалык вазыйфасын үтәгән. Шушы дәрәҗәсе аны 1944 елның 25 августында Моабит төрмәсенә ― үлем җәзасы биреләчәк җәлилчеләр янына алып килгән.

Хөкем карары игълан ителгәнче, җәлилчеләр үзләренең язмышлары хакында икенчерәк фикердә булганнар. Җәлилчеләрнең башлары киселүдән нәкъ бер сәгать элекКазнен в плену Германии — предатель советской Родины. Бессмертный барак, 17.02.2016 яннарына Коръән тотып кергән, аларның соңгы сүзләрен үз ана телләрендә ишеткән, ачы күз яшьләрен күргән Гани Госман истәлегендә җәлилчеләрнең «болай булыр дип көтмәгән идек», «безне үтерерләр дип көтмәгән идек» дигән сүзләре сакланып калган: «Мин кергәч, барысы да башларын күтәрделәр, миңа карадылар. Гомерләренең соңгы минутларын көтү чиксез авыр булды. Калтыранып киттем, башта салкынга, аннары эссегә ташландым. Иң элек мин Коръәнне Алишка суздым, ул кулын Коръәнгә куйды да елап җибәрде. Мин һәммә кеше янына килеп, Коръәнне суза идем, һәммәсе, кулын Коръәнгә куеп, «бәхил, бәхил» дигән сүзләрне әйтә иделәр. Соңгы булып Муса янына килдем. Мин аңа Коръән суздым. Ул, кулын куеп: «Хушыгыз, бу язмыш», ― дип пышылдады» Коран стал последней книгой к которой прикоснулся перед смертю Муса Джалиль. Известные, выдающиеся татары. Татарский мир, 28.05.2021.

Коръән

Иңе 9, буе 12,5 см булган кечкенә форматлы (кесәдә йөртерлек), матур каллиграфик язулы ташбасма ысулы белән басылган Коръән китабы (кайда кайчан басылуы күрсәтелмәгән, куе яшел төстәге нәфис күн белән капланган катыргы тышлыкта) ― Гани Госманның шәхси Коръәне. Кәгазе бик юка булганлыктан, артык калын түгел.

1993 елда әлеге Коръәнне Казанга, Бөтендөнья Татар конгрессына тапшырырга дип, Нью-Йорктан (АКШ) Абдулла Вафалы алып килгән (гаиләсендә озак вакытлар саклаган, Конгресс китапханәсенә тапшырырга уйлаган булган, әмма анда кызыксыну күрсәтмәгәннәр), Казанга килгәч, БТКга тапшырмаган, Миркасыйм Госмановның кулына биргән. М. Госманов Коръәнне һәм Гани Госман фоторәсеменең копиясен, ябык фондта түгел, бәлки ачык экспозициядә күрсәтелү шарты белән, Муса Җәлилнең Казандагы музеена тапшырганМузей-квартира Мусы Джалиля. Музей-квартира Мусы Джалиля. Күргәзмәдә аның күчермәсен күрсәтәләрРадиф Кашапов. Музей-квартира Мусы Джалиля: как жил депутат горсовета. Реальное время, 09.02.2023.

Шәхси тормышы Хатыны немец милләтеннән Луиза исемле булган. 1950 елның җәендә Бавариядәге Фельдафинг коммунасында вафат булган.

Образы әдәбиятта Рафаэль Мостафин «По следам поэта-героя» исемле китабында (9нчы бит) төрмәгә Коръән алып керүче мулла образын болай биргән:

Үзәк керү юлының капкасы төбендә шадра баскан яссы битле, тәбәнәк буйлы бер кеше таптана иде. Өстендә кара гражданский костюм, башында уралган ак чалма, култык астында яшел хәтфә тышлы калын Коръән. Узгынчылар аңа кызыксынып карыйлар, Коръән тоткан кешенең ачуы чыккан, ул нервлана иде. Шайтан котырттымы аны Шәфи Алмас сүзен тыңларга! Әйтерсең лә, бу каһәр суккан коммунистларны теге дөньяга мулла белән Коръәннән башка җибәреп булмый Рафаэль Мустафин. По следам поэта-героя. Книга-поиск. Издание второе, переработанное и дополненное. К.: ТКИ, 1973. ― стр.9

Фикер

Искәрмәләр

Әдәбият Соңгы истәлек / Миркасыйм Госманов. Каурый каләм эзеннән. К.: ТКН, 1994. – Б.395–407. ISBN 5-298-00483-0 Мәкаләләр Җәлилчеләрнең соңгы минутлары. «Татарстан», 1993 ел, № 1. Җәлилчеләрнең соңгы минутлары. Ватаным Татарстан, 02.02.1993 Дамир Гарифуллин мәкаләсе. Ватаным Татарстан, 26.03.1993.

Сылтамалар Трагическая гибель Мусы Джалиля (Голиков Альберт Александрович). Проза.ру

Төркем:Сугыш әсирләре Төркем:Беренче бөтендөнья сугышында катнашучылар Төркем:Имамнар Төркем:Муса Җәлил