Иоганн Фридрих Август Тишбейн, яки Тишбайн, Лейпциг Тишбейны буларак мәгълүм (немец телендә: Johann Friedrich August Tischbein; Leipziger Tischbein; 1750 елның 9 марты, Маастрихт, Голландия —1812 елның 21 июне, Гейдельберг, Германия) — классицизм чорының академик юнәлеше немец живописецы, портрет остасы. Россиядә эшләгән.
Тишбейн (Тишбайн) рәссамнар гаиләсе Тишбейн нәсел немец рәссамнарының зур гаиләсе XVIII—XIX гасыр көнбатыш Европа сәнгате тарихында яхшы мәгълүм. Аның вәкилләре төрле илләрдә күп һәм җимешле итеп эшләгән. Алар арасында: живописец-акварелист һәм рәсем ясаучы, Иоганн Антон Тишбейн (1720—1784) — ул пешекче Иоганн Генрих Тишбейнның (1682—1784) һәм Сюзанна Маргарета Хинзингның дүртенче улы булган, аларның сигез баласының бишесе рәссам булып киткән. Ул Парижда укыган, Франкфуртта студияне ачкан, 1764 елда Гамбургка күчкән, анда шәхси художество мәктәбен ачкан. Аннан соң биш елдан соң ул живопись буенча (Unterricht zu gründlicher Erlernung der Malerey) дәреслеген язган, ул аңа 1780 елда Gelehrtenschule des Johanneums-та остаз урынын китергән. Пешекче Иоганн Генрихның улларының берсе әзрәк мәшһүр Иоганн Валентин Тишбейн (1715—1768) булган – Россиядә эшләгән мәшһүр Иоганн Фридрих Августның әтисе.
Антон Вильгельм Тишбейн яки Ганаудан Тишбейн (1730—1804) шулай ук живописец булган. Кассельле (Kasseler Tischbein) кушаматлы рәссам-портретист Иоганн Генрих Тишбейн Олысы (1722—1789), Гессен-Кассель ландграфларының сарай яны рәссамы, Кассельдә сәнгать Академиясе нигезләүчеләренең берсе булган, Академиядә живопись укыткан һәм Германиядә иртә классицизмның төп вәкилләренең берсе булган. Алдан әйтелгәннең энесе һәм өйрәнчеге Иоганн Генрих Вильгельм Тишбейн Кечесе (1742—1808), шулай ук Кассельда живописец шулай ук мәшһүр рәссам-график, романтик юнәлешле әдәбият иллюстраторы, сәнгать әсәрләре тупламалар җыючысы булган Tischbein family :en:Tischbein familyDie hessische Malerfamilie Tischbein. Verzeichnis ihrer Mitglieder und eine Auswahl ihrer Werke. —Staatliche Kunstsammlungen, Hessisches Landesmuseum. — Kassel, 1934Tischbein und die europäische Malerei um 1800. — Exhibition catalog (State Museum of Kassel, 2005. — Museum der bildenden Künste, Leipzig, 2006). Edited by Michael Eissenhauer and Hans W. Schmidt. Hirmer, 2005. — ISBN 3-7774-2785-3.
Тишбейн-Гёте кушаматлы Иоганн Генрих Вильгельм Тишбейн (1751—1829) — Гессен живописецы, портрет остасы; шагыйрь Иоганн Вольфганг Гётеның иң якын дусларының берсе. Тишбейн-Гётеның ир туганы —Лейпцигтан Тишбейн кушаматлы Иоганн Фридрих Август Тишбейн (1750—1812) шулай ук живописец портретист, абыйсы Тишбейн Олысының өйрәнчеге.
Гаиләнең тагын бер вәкиле — Людвиг Филипп Тишбейн (1744—1806), Иоганн Фридриха Августның ир туганы, живописец, архитектор, рәсем ясаучы һәм гравёр, театраль декоратор, абыйсы Иоганн Антон Тишбейн (Гамбурглының) өйрәнчеге. Абыйсында, Гамбургта өйрәнгән, аннан соң Италиядә камилләшкән. Кассельдә, Римда һәм Парижда эшләгән. 1773 елда Россиягә килгән һәм театраль-декорацион сәнгать белән шөгыльләнгән. Санкт-Петербург манзараларын сурәтләгән. Архитектор сыйфатында Тома де Томон ярдәмчесе булган. 1782 елдан бирле Санкт-Петербургта Большой театрының бинасының төзелешен тәмамлаган. Иоганн Якоб Тишбейн (1725—1791) — «Любекский Тишбейн»ы буларак мәгълүм живописец.
Бу гаиләдән шулай ук «чәчәкләр живописецы» Магдалена Маргерита Тишбейн (1763—1836), живописец Поль Людвиг Филипп (1820—1874) һәм күп башка рәссамнар чыкканNeues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852Власов В. Г. Тишбайн // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 3. — Словарь имён, 1997. — С. 372—373. — ISBN 5-88737-010-6.
Иоганн Фридрих Август Тишбейнның тәрҗемәи хәле Иоганн Фридрих Август Тишбейн театр рәссамы Иоганн Валентин Тишбейнның (1715—1768) улы булган, аннан ул беренче художество сабакларын алган. Аның туганнан ир туганы Тишбейн-Гёте кушаматлы Иоганн Генрих Вильгельм Тишбейн булган. Около 1768 ел тирәсендә Иоганн Фридрих Август абыйсы, портретист Иоганн Генрих Тишбейн Олысы «Кассельле» (1722—1789) остаханәсендә эшләр өчен Кассельгә күчкән.
Кассельдә ул абыйсы да шуңа кергән «Таҗлы арслан» (gekrönten Löwen) масон ложасына кабул ителгән булган. Голландия һәм Франция буенча озак сәяхәт һәм 1772 елда Иоганн Георг Вилленың өйрәнчеге булган Парижда өйрәнү периодыннан соң Тишбейн Римга һәм Неапольга (1777—1780) киң сәфәр кылган. Анда ул Жак Луи Давид һәм Антон Рафаэль Менгс белән дуслашкан һәм алар белән эшләгән. 1780-енче еллар уртасында Тишбейн Германиягә кайткан. Шул ук елда ул Вальдек-Пирмонт графы принц Фридрих Карл Августның сарай яны рәссамы булган. Бад-Арользенда эшләгән. 1780-енче елларда Нидерландка һәм Италиягә өч сәфәр кылган, анда портрет живописендә осталыгын камилләштергән. 1795 елда Тишбейн Ангальт-Дессау кенәзе Леопольд III Фридрих Франц тарафыннан сарай яны рәссамы буларак ялланган булган, анда соңрак еллларда ул күбесенчә кенәз гаиләсе әгъзалары портретларын ясаган. Бер елдан соң ул Берлинга барган һәм уңышлы һәм мөстәкыйль рәссам-портретист булган. 1799 елда Дрезденда зур уңышка ирешкән булган. Киләсе елда ул Лейпцигта Нәфис сәнгатьләр Академиясе мөдире булып билгеләнгән булган, моннан аның «Лейпциг Тишбейны» (Leipziger Tischbein) кушаматы. 1806-1808 елларда Тишбейн Санкт-Петербургта булган, анда ул туганының - Людвиг Филипп Тишбейнның утарын җиһазландырган. Сарай яндагылар һәм Россия аксөякләре вәкилләренең рәт портретын барлыкка китергән. Аның иң яхшы әсәрләре композициянең кырыслыгы һәм шуның белән беррәттән чорга хас сентиментализм йогынтысы астында образларның интимлыгы, живопись манерасының йомшаклыгы, колорит нәфислеге белән аерылып тора. Санкт-Петербург Эрмитажында Иоганн Фридрих Август Тишбейнның тугыз картинасы саклана.
Галерея
Искәрмәләр
Чыганаклар
Популярная художественная энциклопедия. / Под ред. В. М. Полевого. — : Издательство «Советская энциклопедия», 1986.
Сылтамалар
Тишбейн, Август Картины А. Тишбейна Төркем:Рәссамнар