«Ак каен» мәчете (), шулай ук 35нче микрорайон мәчете ― Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә, 35а микрорайонында төзелүче ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Үзәкләштерелгән дини оешма Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең җирле мөселман дини оешмасы Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы мөхтәсибәтенә карый. Түбән Кама районы мөхтәсибәте карамагында 24 мәчет (2025 елга)Нижнекамский мухтасибат — мечеть «Джамиг».

Бу гыйбадәтханә ― республикада заманча мөселман архитектурасының беренче үрнәге. «Ак каен» мәчете дөрес параллелепипед (шакмак) рәвешендәге бинасы һәм азан әйтелми торган манарасы белән башка мәчетләрдән аерылып тора В Нижнекамске строят мечеть будущего. АиФ Казань, 20.06.2025 В Нижнекамске строят мечеть в ультрасовременном стиле (фото). chelny-biz.ru, 28.11.2023.

Тарих Аерым мәчет бинасы төзелә башлаганчы, «Ак каен» мәхәлләсе мөселманнарының гыйбадәт кылу урыны 36нчы микрорайондагы биш катлы йортның (Химиклар проспекты, 14Б) 1нче катында фатирда урнашкан булган. Мәхәллә 2001 елның 12 октябрендә теркәлгән – Приход «Ак каен» Мухтасибата г.Нижнекамска и Нижнекамского района .

2019 елның 15 ноябрендә Түбән Каманың җәмигъ мәчетендә имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт (Динар Рәсим улы) Ибраһимов 35а микрорайонында (Р. Гайнуллин һәм Студентлар урамнары киселешендә) бүлеп бирелгән мәйданчыкта «Ак каен» мәхәлләсе өчен яңа мәчет төзелеше башлануы турында игълан иткән, изге эштә катнашырга һәм уртак көч белән Аллаһ йорты нигезенә ныклы нигез салырга чакырган.

Мәчет төзелеше 2019 елның кышында башланган. 2019 елның 2 декабрендә мәчет нигезенә беренче таш (нигез ташы) куелган һәм субайлар сугылган (мәчет нигезенә 321 субай сугылган). Нигез ташын кую тантанасында ТР МДН Кама буе төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев катнашып, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламен һәм изге теләкләрен ирештергән.

2019 елның 3 декабрендә «Таяну ноктасы» тапшыруында (ТНВ; алып баручы Алмаз Гафиятов) архитектура һәм төзелеш өлкәсендәге белгечләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм дин әһелләре катнашып, Түбән Камадагы яңа мәчет проекты (традицияләр һәм перспективалар, консерватив карашлар һәм новаторлык карашлары кисешүе, безнең үткәнебез һәм киләчәгебез) турында фикер алышканСтоличный взгляд на Нижнекамский вопрос. Вконтакте, 4.12.2019.

Мәчет стеналары 2020 елда торгызылган. 2022 елның гыйнварында мәчет янәшәсендә бетоннан бер манара да төзеп куелган.

Мәчет иганәчеләр ярдәме белән төзеләСтроительство мечети «Ак каен» Нижнекамск. Гомуми кирәкле сумма якынча 75 млн сум. Төзелеш туктап калгач, 2023 ел ахырында төзелеш эшләренә «Ният» хәйрия фонды кушылып киткәнНужна помощь мечети «Ак каен» в Нижнекамске. Вконтакте, 10.08.2024.

Түбән Кама шәһәренең үзәк мәчетендә туры эфирда «Ак каен» мәчете төзелешен карарга мөмкин (онлайн камера төзелеш мәйданчыгындагы үзгәрешләрне теркәп бара) Свайный этап. Вконтакте, 25.12.2019Фәридә Зарипова. Түбән Камада яңа «Ак каен» мәчетенең стеналарын тышлауны төгәлләделәр. nkamsk-rt.ru, 20.06.2025.

Тасвирлама

Мәчет бинасы дөрес (шакмак) рәвешендәШакмак. Строительство мечети Ак Каен Нижнекамск. Идеяне эшләгәндә, рәссамнар һәм архитекторлар Бохара, Иран, Әфганстан, Гыйракта сакланып калган ахырындагы борынгы мөселман корылмалары белән илһамланганнар. Моннан тыш, инклюзивлык, мәгълүмати тынлык (урамга азан тавышы яңгырамаячак), минимализм һәм социаль хезмәттәшлек принциплары исәпкә алынган. Яңа гыйбадәт корылмасы проектын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хуплаган.

Мәчеттә ачык төсләр өстенлек итә, фасады 721 намаз келәме рәвешендә клинкер кирпеч белән тышланган. Бу эшкә 50 меңнән артык кирпеч тотылган. Мәчет стильле дизайны белән аерылып тора.

30 метр биеклектәге гөмбәзсез манарасы гадәти булмаган формада төп бинадан аерым тора. Манара бетоннан эшләнгән, гарәп алфавитының Әлиф (اَ) хәрефенә охшаган В Нижнекамске скоро откроет свои двери мечеть «Ак каен». t.me/islamiccapital, 19.06.2025.

Бина эчендә мәчетнең мәйданы якынча 1,4 мең квадрат метр. Намаз заллары 450 кеше сыйдырышлы. Төп намаз залы (ир-атлар өчен) һәм тәһарәтханә 1нче катта урнаша. 2нче катта хатын-кызлар өчен намаз залы һәм конференц-зал урнаша. Мәчет янәшәсендә хуҗалык блогы төзелгән.

Әйләнә-тирәдә 6000 кв.метр мәйданлы территория төзекләндерелә. Территориядә ял итү зоналары һәм арт-объектлары булган мәйдан, балалар мәйданчыгы урнаша В мкр. 35А на ул. Гайнуллина продолжается строительство мечети «Ак Каен». Градостроитель Нижнекамска, 27.11.2023. Проект буенча, мәчет тирәсендәге территория ачык һәм инклюзив булачак (коймалар булмаячак). Балалар мәйданчыгы һәм парк дустанә, функциональ, эргономик һәм экологик яктан чиста була.

Мәчет янәшәсендә кибет бинасы төзелгәнНачали возводить стены магазина при мечети. Вконтакте, 13.05.2020.

Имам 2016 елның 22 мартыннан «Ак каен» мәчетенең имам-хатыйбы Әхәт улы Рәйхан хәзрәт Нәҗметдинов Райхан Назмутдинов Вконтакте.

Искәрмәләр

Сылтамалар Түбән Камада яңа «Ак каен» мәчетенең стеналарын тышлауны төгәлләделәр. Татар-информ, 20.06.2025. Марат Исламов. Мечеть с высоты птичьего полета (видео, 1:30). Вконтакте, 2019.

Моны да карагыз Түбән Кама җәмигъ мәчете

Төркем:Түбән Кама мәчетләре Төркем:Әлифба буенча мәчетләр