Мәлләтамак авылында Габдулла Тукай һәйкәле () ― Татарстанның Мөслим районы Мәлләтамак авыл җирлеге административ үзәге Мәлләтамак авылында урнашкан һәйкәл (бюст). Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) хөрмәтенә куелган.
Тарих
2024 елда Мөслим районы Мәлләтамак авыл җирлеге һәм «Туган як – родные края» агрофирмасы үзәге Мәлләтамак авылында Тукай урамы 1нче йорт адресы буенча урнашкан мәчет каршында төзелгән.
Һәйкәлне ясатуның иганәчесе ― 1950 елда Мәлләтамакта туган, 1993 елдан «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры, РФ атказанган азык-төлек җитештерү хезмәткәре (2007), Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы (2005), «Алтын йөрәкле кеше» мактаулы исеменә ия (1999, 2005, 2006) Рафаэль Сөләйман улы Юнысов Юнусов Рафаэль Сулейманович генеральный директор АО «Челны-Хлеб». «Бизнес Online». Ул мәчетне, паркны һәм һәйкәлне төзетүне үз өстенә алган, бүген дә иман йортын эшләтү буенча чыгымнарны үзе каплый20 лет назад начала служить жителям села Мелля-Тамак мечеть «Сулейман». Альберт Хузин ВКонтакте, 2.11.2024.
Сынчы — Халит МиңнегалиевРәшит Минһаҗ. Мөслимдә татар әдәбияты көннәре, яки Татар укып карамыйча ышанмый. Безнең мирас, 08.10.2025. Урыны Мәлләтамак авылында, Яр Чаллыдан Мөслимгә баручы юлның уң ягында, тау башында, барлык яктан да күренә торган урында салынган Нәкъ 20 ел элек М.Тамак авылында,тау башында, барлык яктан да күренә торган урында, мәһабәт мәчет салынды. Исполнительный комитет Мелля-Тамакского СП, 2.11.2024.
2004 елда Ураза бәйрәменә ачылган мәчет янәшәсендә Тукай исемендәге парк булдырылган. Әлеге паркта 2024 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл (бюст) урнаштырылган.
Тасвирлама
Һәйкәл йөзе белән мәчеткә карап тора. Һәйкәл бронзадан эшләнгән бюсттан һәм кара мәрмәрдән ясалган өч катлы аслыктан гыйбарәт. Бюст Габдулла Тукайның 1908 елдагы фотосурәтендәге образны гәүдәләндерә (Бакый Урманченың Яңа Кырлайда һәм Түбән Камада куелган һәйкәлләрендә дә әлеге фотосурәттәге образ кулланылган)Түбән Камада Тукай һәйкәле. Тукай дөньясы.
Шагыйрьнең бронзадан ясалган бюсты кара мәрмәрдән эшләнгән дүртпочмаклы беренче урнаштырылган. Аслыкка кыеклап, «Г. Тукай» дип язылган. Аслык үз чиратында дүртпочмаклы икенче җирлеккә, әлеге җирлек чәчәк утыртырлык итеп эшләнгән тагы бер киңрәк дүртпочмаклы өченче җирлеккә куелган. Һәйкәлнең тирә-ягы төзекләндерелгән: чәчәкләр, куаклар, яшь чыршылар утыртылганВ Муслюмовском районе посадили деревья. tatarstan.er.ru, 6.05.2024, су сибү көйләнгән үлән чәчелгән, һәйкәл янына Былтыр Шүрәленең бармакларын кыстырган бүрәнәне хәтерләтүче агач эскәмияләр куелган. Шулай ук һәйкәл тирәсендәге мәйдан яктыртылган. Яз көне һәйкәл тирәсендәге паркны чистарту өчен өмәләр оештырыла В рамках акции Весенняя неделя добра был организован субботник по очистке территории парка Тукай. Официальный аккаунт Мелля-Тамакского сельского поселения Муслюмовского муниципального района Вконтакте, 19.04.2024.
Һәйкәл каршына Мөслим ― Юлтимер (Бакалы ― Яр Чаллы) юлыннан җиңел автомобиль белән кереп туктарга була.
2025 елның 26 апрелендә Тукай һәйкәле янында Габдулла Тукай тууына 139 елга карата әдәби музыкаль чара үткән. Бәйрәмдә район башлыгы Альберт Хуҗин, иганәче Рафаэль Юнысов, халык язучысы, драматург Фоат Садриев, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә Лилия Садриева һ.б. катнашканМәллә -Тамак авылының Тукай паркында әдәби музыкаль чара үтте. Вконтакте, 26.04.2025
Фотогалерея
Искәрмәләр
Сылтамалар Открытие в селе Мелля-Тамак бюста Великого Тукая. Мәлләтамак авылы китапханәсе, 26.04.2024
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Тукайга һәйкәлләр Төркем:2024 елда барлыкка килгәннәр Төркем:Мөслим районы һәйкәлләре