Вагай сөйләше — татар теленең тубыл-иртеш диалекты сөйләше.Алишина X. Ч. Тоболо-Иртышский диалект языка сибирских татар: Монография /Казанский пед. ин-т. Казань, 1994.— 119 с. ISBN 5—87730—007—5 Вагай елгасы бассейнындадагы сазлыклы җирләрдә яшәүче иштәк-тугыз татарлары арасында таралган.

Таралышы

Вагай сөйләше Вагай һәм Агыт елгалары арасындагы сазлыклы җирләрдә таралаган. Монда Вагай районы Тугыз, Иштәк, Индәр, Бигәтен, Кече Уват, Ләмчәй, Казанлы, Меткә, Сөләйман, Тубыл районы Ләчек, Аромаш районы Көсәйкүл, Яңавыл, Балыклы, Колмәт, Үткәрмә һәм Чумык авыллары керә.

Үзенчәлекләре Вагай сөйләше фонетик яктан тубыл-иртеш диалектыннан аермалы буларак түбәндәге билгеләрнең таралуы белән характерлана:

Сузык авазларда күчешләр бар: [ә~и]: тэрэс ~ тирэс — тәрәзә, пәкцәргә ~ пикцэргэй — (чырайсыз ябалак), мәшкә ~ мишкәләк — гөмбә; [и~ә]: игәр-игәр ~ әгәр-әгәр; [е~э]: пелмәйем ~ белмим; [е~и]: серэңкә ~ сирәңкә — шырпы; [у~а]: йук~йак— юк. Бу аны урта диалектка якынайта.

Дифтонглар: [ыу, еү]: сыу, тыу, алыу, китеү; [ай, эй]: уйнайым, ешләйем, парайын, ешләйең, пармайын [ца] — бармаенча.

Цыкылдау. Кайбер авылларда киресенчә, себер татарларына хас булмаган чыкылдау таралган.

Й-лаштыру урынына и-лаштыру күзәтелә: ир — җир, иңел — җиңел, иңсес — иңсез, илэк— җиләк.

Саңгырау [с, ш] авазлары яңгырау: иземле — исемле, кеже — кеше, йәҗертеннән — яшертеннән, ирежә — ирешә һ.б.

Себер татарларына хас булмаган яңгырату: [мк, нк, нк,]: ицкемгэ — һичкемгә, көнгә, аныңгы — аныкы, йалацгул — яланкул.

Тартыкларның икеләнүе: еннә — әнә, анның — аның, төссөлөп — төзелеп һ.б.

Искәрмәләр

Әдәбият Рамазанова Д. Б. Тубыл сөйләше // Татар халык сөйләшләре: Ике китапта. — Икенче китап. -Казан: Мәгариф, 2008. — 276—300 б. Тумашева Д. Г. Тобол сөйләшенең үзенчәлекләре // Татар теле һәм диалектологиясе мәсьәләләре.— Казан, 1959.— 68—95 б. Тумашева Д. Г. Диалекты сибирских татар и ареальная лингвистика //Всесоюзная тюркологическая конференция—1976.— Алма-Ата, 1976.— С. 233—235. Баязитова Ф. С. Тубыл-иртыш диалектында халык традицияләре лексикасы: цым, цымсалыр (җирле сөйләш һәм фольклор текстлары яссылыгында) // «Занкиевские чтения»: Материалы Всероссийской научно-практической конференции. — Тобольск: ТГСПА им. Д. И. Менделеева, 2011. — 21-23 б. Рамазанова Д. Б. Тубыл-иртыш диалектында кием-салым атамалары // Языковая ситуация в Татарстане: состояние и перспективы.— Ч. II.— Казань, 1999.— С. 67-80. Дмитриева Л. В. Язык татар Западной Сибири (барабинцев и тобольских татар): автореф. дис. … канд. филол. наук.— Л., 1951.— 12 с.

Төркем:Тубыл-иртеш диалекты