Сатхамангалам Ранга Иенгар Сриниваса Варадхан (инглиз телендә: Sathamangalam Ranga Iyengar Srinivasa Varadhan, 1940 елның 2 январенда туган) — һинд килеп чыгышлы американ математигы, Абель премиясе лауреаты. Ихтималлылык теориясе өлкәсендә белгеч.

Тәрҗемәи хәле Сатхамангалам Варадхан 1940 елда Британия Һиндстанында, Мадрас президентлыгында, Мадраста туган булган. 1959 елда ул Президентлык Колледжында дипломны яклаган, ә 1963 елда Һиндстан статистика институтында — диссертацияне, аның фәнни җитәкчесе К. Р. Рао булган, ул Варадханның диссертацияне яклавына Андрей Колмогоровны чакырган. Аннан соң С. Р. Варадхан Америка Кушма Штатларына Курант математика фәннәре институтына күчкән һәм хәзер анда эшли.

Бүләкләре 1994 — Биркхоф исемендәге премия 1996 — «Тикшеренүләргә җимешле кертеме өчен» Стил премиясе 2007 — Абель премиясе 2008 — Падма Бхушан 2010 — АКШ милли фәнни медале

Академияләрдә әгъзалыгы АКШ милли фәннәр академиясе (1995) Норвегия фәннәр академиясе (2009)

Сайланган хезмәтләре Convolution Properties of Distributions on Topological Groups. Dissertation, Indian Statistical Institute, 1963.

(with M D Donsker) (with M D Donsker) Asymptotic evaluation of certain Markov process expectations for large time. I, Communications on Pure and Applied Mathematics 28 (1975), pp. 1-47; part II, 28 (1975), pp. 279—301; part III, 29 (1976), pp 389—461; part IV, 36 (1983), pp 183—212.

Искәрмәләр

Төркем:Математиклар