Адыгеяда Муса Җәлилгә һәйкәл () ― Адыгея Республикасының Кошехабль районы Политотдел хуторында 2025 елда ачылган, бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә (1906―1944) багышланган һәйкәл.

Тарих Һәйкәл Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан куелган. Әлеге проект Санкт-Петербургта бюстны коюдан алып, аны урнаштыруга кадәр Адыгея Республикасы хакимияте ярдәме белән тормышка ашырылган. Милли Шура рәисе Адыгея Республикасы Башлыгы Мурат Кумпилов белән очрашты. Всемирный конгресс татар, 14.08.2025. Татарлар күпләп яшәгән хуторда һәйкәл ачу инициативасы Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасына карый В Адыгее открыли памятник поэту, Герою Советского Союза, Мусе Джалилю. Адыгея ГТРК, 15.08.2025.

Кошехабль районының Политотдел хуторы тарихи яктан татарлар тупланып яшәү урыны булып тораПамятник Герою СССР поэту Мусе Джалилю открыли в Адыгее. «Советская Адыгея», 15.08.2025. 2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча әлеге хуторда 244 татар яшәгән (барлык халыкның 94 %ы), 2021 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, хуторда 149 татар яшәгән (хутор халкының 80,10 %ы) .

2025 елның 14 августында Кошехабль районының Политотдел хуторында бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә багышланган һәйкәлнең тантаналы ачылышы узган. Чарада Адыгея Республикасы мәдәният министры Юрий Аутлев, Кошехабль районы башлыгы Заур Хамирзов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстаннан килгән рәсми делегация, җирле татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре, иҗат әһелләре катнашкан.

Тасвирлама Һәйкәл ике күтәртмәгә утыртылган постаменттан һәм шагыйрьнең аңа урнаштырылган коңгырт төстәге бронза бюсты өлешләреннән тора. Шагыйрьне гәүдәләндерүдә аның хәрби киемдәге образы файдаланылган.

Постаментның алгы өлешендә русча: Муса Джалиль (1906―1944)

Великий татарский поэт Герой Советского Союза, Лауреат Ленинской премии СССР уң ягында татарча: Муса Җәлил (1906―1944)

Бөек татар шагыйре Советлар Союзы Герое Ленин премиясе лауреаты дип язылган.

Искәрмәләр

Сылтамалар Адыгея Республикасында Муса Җәлилгә багышланган һәйкәлнең тантаналы ачылышы узды. Татар-информ, 14.08.2025 Адыгея Республикасында Муса Җәлил һәйкәленең тантаналы ачышы узды. Всемирный конгресс татар, 14.08.2025

Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Адыгея һәйкәлләре Төркем:Муса Җәлилгә һәйкәлләр