Нейпьидо́ (; MLCTS: ne.prany. dau mrui. — сүзгә-сүз «король иле») ― Мьянма башкаласы. Илнең элекке башкаласы 320 км төньяктарак урнашкан. округында шәһәреннән 17 чакрым көнбатышта Чепьи авылы урынында шәһәр төзелгән. Хәзерге вакытта Нейпьидо союз территориясе составына керә.
Тарих 2005 елның 6 ноябрендә Пьинмана шәһәренә якын болын территориясе илнең башкаласын күчерү өчен сайлап алына.
7 ноябрьдән илнең хәрби хөкүмәте министрлыкларны һәм ведомстволарны Янгоннан күчерә башлаган. Башкаланы күчерә башлауның төгәл вакыты астрологик күзаллаулар буенча сайланган, бу 6:36 булган. 11 ноябрьдә 11 батальон һәм 11 министрлыктан торган икенче конвой Янгоннан китә («Бангкок пост» газетасы хәбәрләре буенча).
Башкаланың күчерелү сәбәбе төгәл билгеле түгел. Бу стратегик күзаллаулар да, эчке сәясәт күзаллаулары да яки Бирма тарихында еш була торган астрологлар киңәшләрен куллану да булырга мөмкин. Илнең үзәгендә урнашкан Пьинмана шәһәре булырга мөмкин һөҗүмнәрдән ерак тора. Моннан тыш, хөкүмәт АКШ белән конфликтның Гыйрак сценариеннан курыкса, шәһәр тирәсендә һава бомбардировкалары очрагына җир асты сыену урыннары һәм ныгытмалар җиһазландырылырга мөмкин. Шулай ук Пьинмананың милли өлкәләргә якынрак булуы һәм башкаланың мондый торышы бу территорияләрне контрольдә тотуны яхшыртырга мөмкин.
Мьянма һәм чит ил галимнәре-климатологлары һәм океанологларының фаразлары да соңгы рольне уйнамаган, дип уйларга мөмкин – алар элекке башкаланың цунами һәм башка стихияле бәла-казалардан зыян күрә алуын күрсәткән. Бу 2008 елның маенда расланган, тропик циклоны илдә 100 меңнән артык кешенең, шул исәптән берничә мең Янгон кешесенең гомерен алып киткән булган.
Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Пьинмана генерал хәрби ныгытмасы булган.
2006 елның 27 мартында 12 меңнән артык солдат Бирма Армиясе көненә (1945 елда Бирманы япон оккупациясеннән азат итүнең еллыгы) багышланган беренче хәрби парадта катнашкан. Бу көнне (2006 елның 27 марты) Нейпьидо беренче тапкыр башкала буларак телгә алынган.
2013 елның декабрендә шәһәр XXVII Көньяк-Көнчыгыш Азия кабул иткән.
Транспорт Поезд Янгоннан Нейпьидога кадәр 9 сәгать бара, көн саен 9:00 да китә һәм 18:00 гә килеп җитә.
2006 елның март уртасында авиакомпаниясе Янгон һәм Нейпьидо арасында очышлар башлаган. 2006 елның 5 июнендә Ситтве һәм Тандве шәһәрләренә кадәр даими авиарейслар башланган.
2011 елның 19 декабрендә Нейпьидо халыкара ачылган.
Галерея
Искәрмәләр
Сылтамалар
Burma’s new capital stages parade BBC News Online, 27 March 2006 Off limit’s: Asia’s secret capital Citylife, Trisila Company Limited, Chiang Mai, June 2006 Burma’s confusion over capital BBC News Online, 17 June 2006 Фотоотчет о посещении Нейпьидо 2010
Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:2005 елда нигезләнгән торак пунктлар Төркем:Азия башкалалары Төркем:Нейпьидо Төркем:Мьянма шәһәрләре