Төкен Әлҗантеги (; ; ; 1953 елның 9 апреле, СССР, Казакъстан ССР, Караганда өлкәсе, Яңаарка районы, Атасу) — язучы, Казакъстан Язучылар берлеге әгъзасы, Т. Айбергенов исемендәге, «Алаш» халыкара, «Айбоз-2024» премияләре лауреаты, проза жанры буенча халыкара конкурс җиңүчесе.

Тәрҗемәи хәле 1953 елның 9 апрелендә Казакъстан ССР Караганда (2022 елдан Олытау) өлкәсенең Яңаарка районы административ үзәге Атасу (2022 елдан Яңаарка) бистәсендә туганТөкен Әлжантегі - еңбектері жинағы. Хезмәт эшчәнлеген 1974 елда «Ақадыр таңы» (Агадыр таңы) (1997 елдан ) районы газетасында җаваплы мөхәррир булып башлаган, аннары шәһәр, өлкә газеталарында эшләгән, корректордан редактор дәрәҗәсенә кадәр баскычлар үткән.

Иҗаты

Төкен Әлҗантеги ― язучы, Казакъстан Язучылар берлеге әгъзасы, казакъ совет язучысы исемендәге әдәби премия лауреаты (1998), республика һәм халыкара конкурсларда җиңүче. Дүрт роман («Қым-қиғаш тіршілік», «Ақ-қараның арасы», «Сегіз сері», «Сарбас ақын»), егермедән артык повесть һәм илле хикәя, берничә пьеса һәм җырлар («Жаңаарқа вальсі», «Қызылтас», «Тым кештеу жолықтық па...») авторыТокен Альжантеги. Open Eurasian Literary Festival & Book Forum. Казакъ телендә язган «Акылсыз дөньяның килмешәкләре» китабы рус теленә тәрҗемә ителгән (Пришельцы безумного мира)Книга карагандинского автора Токена Альжантеги переведена на русский язык. EKaraganda.kz Вконтакте, 26.10.2017.

Китаплары «Армысың, ару күн!» (әңгімелер), Алматы, «Жалын», 1987 ж. «Ашық сабақ» (повестер мен әңгімелер), Аматы, «Жалын», 1991 ж. «Қым-қиғаш тіршілік» (роман және хикаяттар), Астана, «Елорда», 2000 ж. «Ақ-қараның арасы» (хикаяттар, әңгімелер және роман), Алматы, «Үш қиян», 2002 ж. «Жартастан жеткен жаңғырық» (хикаяттар, драма), Алматы, «Үш қиян», 2004 ж. «Сегіз сері» (роман), Алматы, «ҚАЗақпарат», 2006 ж. «Сарбас ақын» (роман), Алматы, «ҚАЗақпарат», 2007 ж. «Жалғанның жанды қуыршақтары» (хикаяттар), Қарағанды, «Дара», 2007 ж. «Тіріде тірнек таусылмас» (әңгімелер), Қарағанды, «Дара», 2007 ж. «Ән-ғұмыр» (әдеби-деректі хикаят), Алматы, «ҚАЗақпарат», 2010 ж. «Саусағынан саз сауған» (әдеби-деректі хикаят), Алматы, «Үш Қиян», 2012 ж. «Арландар апанында өлмейді» (повестер), Астана, «Фолиант», 2014 ж. «Егіз арна» Алматы, «Хантәңірі», 2015 ж. «Пришельцы безумного мира» 2017 г. Алматы, "Үш қиян» «Сегіз сері», «Северный Казахстан» баспасы, Петропавл қ, 2018 ж.

«Періштелер жерде ғұмыр кешпейді» пьесасы Караганды, Атырау һ.б. өлкә театрларында сәхнәләштерелгән.

Озак вакыт Җизказганның иҗат мохитендә яшәгән һәм эшләгән. Хәзерге вакытта Карагандыда лаеклы ялда.

«Казан утлары» журналының 2025 елгы сентябрь санында «Кардәш халыклар әдәбияты» рубрикасында Төкен Әлҗантегиның «Эт улаган төн» хикәясе басылган (казакъчадан Рафис Корбан тәрҗемәсе).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1998 ― Төлеген Айбергенов исемендәге әдәби премия лауреаты 2000 ― Караганды өлкәсе акимының «Ел язучысы» премиясе лауреаты 2000 ― «Қазақстан әдебиеті―2000» халыкара проза конкурсы җиңүчесе 2012 ― Төрки телле илләрнең Мәхмүд Кашгари исемендәге халыкара әдәбият конкурсы призеры 2012 ― Республика драматурглар конкурсы призеры 2015 ― Казакъ ханлыгының 550 еллыгына багышланган конкурс призеры 2016 ― «Тәуелсіздік тұғыры» республика конкурсы (Шымкент) призеры 2017 ― Р. Отарбаев исемендәге фонд оештырган әңгәмәләр жанры буенча республика конкурсында (Атырау) җиңүче 2017 ― «Дарабоз» конкурсының төп җиңүчесе 2020 ― «Алтын тұғыр» конкурсының (Казакъстанның «Ауыл» халык-демократик патриотик партиясе оештырган) төп бүләге ― «Драма» номинациясендә Сотрудник «Yenicag.Ru-Новая Эпоха» удостоен специальной премии Международного литконкурса. ru.newsroom.kz, 10.06.2020 Халыкарар Алаш премиясе лауреаты 2024 ― «Айбоз-2024» милли әдәби бәйгесе (Казакъстанның Мәдәният һәм мәгълүмат министрлыгы оештырган) җиңүчесе ― «иң яхшы балалар әдәбияты» номинациясендә «Қызықтың бәрі ауылда» (Барлык кызыклы нәрсәләр авылда) басмасы өчен«Айбоз 2024»: кто стал победителем национальной литературной премии. kztoday.com, 2.12.2024 Новые имена: Аида Балаева наградила победителей Национальной литературной премии «Айбоз». gov.kz, 2.12.2024

Искәрмәләр

Әдәбият Әлжантегі Төкен / Қазақстан жазушылары: анықтамалық. – Алматы, 2009. – Б. 60. Альжантеги Токен /Литература Казахстана: справочник. – Алматы, 2010.- С. 60.

Сылтамалар

Төркем:Казакъ язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Казакъстан язучылары Төркем:XX гасыр язучылары Төркем:Әлифба буенча драматурглар Төркем:XX гасыр драматурглары Төркем:ССРБ драматурглары Төркем:Казакъ драматурглары Төркем:Казакъстан драматурглары