Яре́н () ― Тын океанның көнбатышында урнашкан Науру Республикасының административ һәм округларыннан берсе, илнең рәсми булмаган башкаласы. 2021 елда биредә 803 кеше яшәгән.
Табигать шартлары
Ярен вулканик конус башында барлыкка килгән мәрҗән атоллы утравында урнашкан. Климаты экваториаль, эссе һәм дымлы. Уртача айлык температура 28 градус чамасы. Явым-төшем елына якынча 2000 мм. Еш кына корылык була, аерым елларда 4500 мм га кадәр явым-төшем була. Иң дымлы сезон ноябрьдән февральгә кадәр дәвам итә, ул вакытта көнбатыш муссоннар өстенлек итә. Табигый үсемлекләр кокос пальмасы, , фикус, һәм башка яфраклы агачлардан тора. Шулай ук төрле куаклар таралган. Науруның хайваннар дөньясы ярлы. Имезүчеләрдән биредә күсе, сөйрәлүчеләрдән кәлтәләр генә яши. Кошлар һәм бөҗәкләр күп.
Халык, тел, дин
2011 елгы җанисәп буенча Ярен халкының саны 747 кеше тәшкил иткән, 2021 елда биредә 803 кеше яшәгән. Округ халкы арасында , микронезиялеләр өстенлек итә. Алар өлешенә халыкның якынча 90 % ы туры килә. Моннан тыш, Яренда Океаниянең башка утрауларыннан чыккан кешеләр 5% ка якын, шулай ук кытайлар 3% тәшкил итә, калганнары — европалылар. Рәсми телләр ― науру һәм инглиз телләре. Дин тотучылар арасында 60% тан артыгы протестант динен, калганнары — католик динен тота. 100гә якын мөселман яши. Утрауда сөнни һәм шигый мөселманнарының җәмгыятьләре бар, мәчет юк.
Шәһәрнең үсеш тарихы
Ярен округы территориясендә европалыларның беренче торак пунктлары XIX гасырның 30нчы елларында барлыкка килгән. 1888 елда Ярен Германиянең Маршалл утраулары протектораты составына кергән, 1914 елдан Бөекбритания, Австралия һәм Яңа Зеландиянең уртак идарәсе астында булган. Икенче бөтендөнья сугышы чорында, 1942―1945 елларда округ Япония гаскәрләре тарафыннан оккупациягә дучар булган. 1968 елда Науру дәүләте бәйсезлек ала, ләкин Ярен республиканың рәсми башкаласы дип игълан ителми. Президент резиденциясе урнашкан округы белән беррәттән, ул Науруның административ үзәге генә була.
Мәдәни әһәмияте Шәһәрнең бердәнбер истәлекле урыны булып ике япон коралланышы музее һәм Икенче бөтендөнья сугышы чорыннан сакланып калган күпсанлы бункерлар һәм капонирлар тора. Утрау бөтен яктан баткан самолетлар һәм кораблар белән чолгап алынган диярлек. Шәһәрнең халыкара бар, Nauru Airlines компаниясе Брисбен, Мельбурн, Хониара, Маджуро, Нади, Баирикига рейслар башкара.
Шулай ук истәлекле урыннарга кечерәк җир асты күлен ― кертергә мөмкин. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында әлеге күл җирле халык өчен төп төче су чыганагы булган.
Ярен округында Австралия 11 миллион доллар бүлеп биреп ремонтлаткан Науру урта мәктәбе эшли. 1987 елда ачылган Көньяк Тын океан (USP) кампусы бар. Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Ярен Төркем:Океания башкалалары Төркем:Науру торак пунктлары