Татар милли киемнәре — татар халкының милли киемнәре.

Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.

Татар халык киеме Бүгенге көндә безгә мәгълүм традицион-гадәти өс киемнәре — эчке һәм тышкы киемнәр, баш һәм аяк киемнәре, хатын-кызларның бизәнү әйберләре. Элек-электән бирле бер комплекска кергән кием төрләре, формалары һәм колориты буенча үзара яраклашып, бер стильне тәшкил иткәннәр. Гадәти өс киеме шактый тотрыклы булып, аның яңаруы-үсеше халыкның үз гореф-гадәтләренә һәм көнкүрешенә яраклашу төсендә барган. Шуңа күрә кием, гадәттә, кешенең тышкы кыяфәтенә милли төс биргән. Киеменә карап аның кайсы халык яки нинди этник группа вәкиле икәнен белергә мөмкин булган. Көндәлек һәм бәйрәм киеме, бай һәм ярлы кешенең киеме дә бары тик тукымалары, бизәнү әйберләре-нең сыйфаты белән генә аерылган.

Төрле җирләргә таралып, шактый тотрыклы төркемнәр булып яшәүче татарларның киемнәре, әлбәттә, бер төрле генә булып формалашмаган. Һәр төркемнең үзенә генә хас тарихы булган кебек, аларның гадәти киемнәрендә дә үзенчәлекләр бар. Бу үзенчәлекләрнең барлыкка килүенө табигать үзе, икътисади шартлар, дин һәм күрше халыклар белән аралашу бик нык тәэсир итә. Һәрхәлдә, XIX гасырның урталарына кадәр татар халкының гадәти киеме җирле билгеләрен шактый тотрыклы саклый. Бу бигрәк тә хатын-кызлар киемендә (күлмәкләренең бизәлүендә, баш киеме формаларында) сизелә.

Борынгы өс киеменең уртак билгесе булып аның монументаль стиле санала: озын һәм киң, тоташ буйлы, җиң төпләренә кештәкләр куеп утырткан озын җиңле күлмәк; киң чабулы, озын тышкы кием һ. б. Хатыннар өс киемен билгә кадәр төшеп торган укалы изү яки тәңкәле түшлекләр, киң беләзекләр, олы алкалар, катлаулы баш бәйләгечләре бизәгән. Гомумән, бу борынгы кием комплексына катлы-катлы өс һәм баш киеме хас була.

Татар халык киеме XIX гасырның икенче яртысында икътисади үзгәрешләр, сәүдә мөнәсәбәтләренең киңәюе, яшь татар буржуазиясенең дөньяга чыгуы (халыкның милләт буларак формалашу дәвере) татар халкының гадәти өс киеменә дә үзгәреш кертә. Ул үзенең элеккеге урынчылык билгеләрен җуя башлый. Капиталистик товар алмашу мөнәсәбәтләренә һәм киңрәк аралашуга күчә барган саен төрле җирдә яшәүче татарларның киеме уртак, нормалашкан формаларын кабул итә. Нәтиҗәдә яңа, нәфис стильдәге татар милли киеме барлыкка килә. Моңа фабрика тукымаларының, бигрәк тә ситсаның киң таралыш алуы да этәргеч була. Бу яңа стиль кием формаларында Европа модасына яраклашу сизелсә дә, аларның нигезендә халыкның борынгыдан килгән кием төрләре ята. Кайбер төркемнәрдә бу киемгә җирле, ягъни үз җирлегендә барлыкка килгән үзенчәлекле вариантлар да өстәлә. Бу бигрәк тә хатын-кызның өс киемендә сизелә.

Яңа кием стиленә күчү барлык төркемнәрдә дә тигез булмый. Керәшен татарлары исә яңа кием стилен бөтенләй дә кабул итмиләр. Казаннан ерак яшәгән этник төркемнәрдә, мәсәлән, Ука-Сыры елгалары бассейннарында яшәүче татарларның (мишәрләрнең) өс киемнәрендә урынчылык билгеләре XIX гасырның ахырына кадәр (өлкәнрәк яшьтәге хатыннар киемендә бигрәк тә озак) яшәп килә. Шулай да XX гасыр башларына яңа стильдә нормалашкан милли кием татарлар яшәгән барлык төбәкләргә дә таралып өлгерә. (Фәкать керәшен татарларының өс киеме генә борынгы стилен саклап кала.)

Бүген безнең халыкның күпчелеге әнә шул XX гасыр башындагы милли кием төрләрен һәм формаларын гына хәтерли. Аңа кадәр ничәмә-ничә йөз еллар буе яшәп килгән һәм күпме төбәкнең үзенчәлекләрен эченә алган борынгы кием-салым, кызганычка каршы, халыкның хәтереннән чыккан...

Укучылар игътибарына тәкъдим ителгән бу хезмәттә безнең бурыч—төрле төбәкләрдә (Урта һәм Түбән Идел, Ука-Сыры бассейннарында, Уралда һәм Себердә) яшәүче татарларның традицион, шул җөмләдән борынгы стильдә тегелгән кием үрнәкләренең кайберләрен киң җәмәгатьчелеккә, бигрәк тә мәдәният-сәнгать өлкәсендә эшләүчеләргә җиткерү.

Билгеле булганча, халык киеме хакындагы мәгълүмат алай ук аз түгел, шактый. Әйтик, XVI—XVIII гасырларга караган Европа сәяхәтчеләренең (Герберштейн, А. Олеарий, Корнелий де Бруин) язмаларында татарларның өс киемен чагылдырган кайбер мәгълүматлар бар.

XVIII гасырның икенче һәм өченче чирекләрендә безнең өс киемнәребез хакында белешмәләр фәнни хезмәтләрдә, бигрәк тә Россия халыкларының мәдәни көнкүрешен өйрәнү максаты белән оештырылган академик экспедиция әгьзаларының (Г. Ф. Миллер, И. Георги, И. Лепехин һ. б.) хезмәтләрендә очрый. XIX гасырның беренче яртысында Казан татарларының өс киемен тасвирлаган кыйммәтле материал К. Фукс, ә XIX гасырның соңгы чирегендә Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Н. Вячеслов хезмәтләрендә бар.

Совет елларында чыккан хезмәтләр арасында беренче чиратта Н. И. Воробьевның Казан татарларының матди мәдәниятенә багышланган хезмәтләрен күрсәтергә кирәк: анда халык киеменә һәм хатын-кызларның бизәнү әйберләренә автор зур игътибар бирә. Соңгарак, инде безнең заманда Казан татарлары, мишәр, керәшен һәм Пермь, Себер, Касыйм татарларының этнографиясенә багышланган фәнни хезмәтләр дөнья күрде. Аларда да традицион киемгә шактый зур урын бирелгән. Болардан тыш, Казан татарларының бизәнү әйберләренә һәм, гомумән, декоратив сәнгатен өйрәнүгә багышланган хезмәтләрне дә күрсәтергә мөмкин. Ләкин татар халкының традицион, гадәти киемен, аның урынчылык билгеләрен чагылдырган гомум хезмәтнең дөнья күргәне юк әле.

Музей экспонатлары башка чыганаклардан үзләренең тотрыклы, ягъни кулга тотып карарга һәм фотога төшереп алырга мөмкин булулары белән аерылып торалар. Кызганычка каршы, өс киемнәренең иртәрәк дәвергә, хәтта әле XIX гасырның уртасына караганнары да музей фондларында бик аз. Аларда күбрәк XIX гасыр ахыры — XX гасыр башына караган кием төрләре очрый. Казан татарларының (мөселман һәм керәшеннәрнең) кием төрләре Татарстан Республикасының Берләштерелгән дәүләт музее (алга та-ба: ТРБДМ) һәм Сынлы сәнгать музее (алга таба: ТРССМ) фондларында күп. Фәнни яктан кыйммәтле (уникаль) җирле татар кием төрләрен Петербургтагы Россия халыкларының этнографик музее (алга таба: РХЭМ) һәм Россия өлкә музейлары фондларында (Түбән Новгород, Пенза, Сарытау, Әстерхан, Тубыл һ. б. шәҺәрләрдә) да очратырга була.

Соңгы вакытта шуларга таянып татар халык киеме буенча төзелә торган этнографик атласның программасы һәм шул программа буенча фәнни хезмәт эшләнә.

Ләкин бүгенге көндә халык киемен гамәли максаттан чыгып өйрәнүнең әһәмияте дә зур. Татар диаспорасының барлык төркемнәрендә дә халык сәнгате, фольклор коллективларының үсә баруы, җирле кием төрләрен һәм кием комплексларын табигый халәттә, үз төсләре белән чагылдырган хезмәтнең булуын таләп итәләр.

Татар халкының традицион-гадәти өс киеме күп төрле. Ул эчке һәм тышкы, язгы һәм көзге, җәйге һәм кышкы кием төрләрен үз эченә ала. Һәр төр, кайбер форма үзенчәлекләренә карап, вариантларга бүленә. Мәсәлән, камзулның түбәндәге вариантларын күрсәтергә мөмкин: озын һәм кыска буйлы, җиңсез, терсәктән җиңле, ябык яки ачык изүле, өч, биш, җиде билле һ. б.

Киемдәге төсләр аерымлыгы да вариантлар биргән. Киемнең төсе күбрәк хуҗасының яшенә бәйле булган. Мәсәлән, кара казакига күнеккән ир-ат, олыгая төшкәч, казакины ак тукымадан да тектерә. Гомумән, ак төс, башка төрки халыклардагы кебек, сафлык һәм картлык билгесе: кызларда ак калфаклар, ак бәрән туннар, кайбер төркемнәрдә ак чикмән булса, өлкәнрәк яшьтәге хатыннарда ак тастар, ак өрпәк, ак кыекча һ. б. киемнәр булган. Кызыл төс—яшьләргә хас. Бу бигрәк тә яшь хатыннар киемендә чагыла. Мәсәлән, кызыл җирлек-ле күлмәкләр, бөркәнчекләр, кушъяулык һ. б. Бүген бу вариантлар сәхнә киемен баету-төрләндерү өчен хезмәт итәргә тиеш. Җирле шартлар таләбеннән чыгып барлыкка килгән кием төрләрен дә шушы ук юнәлештә кулланырга мөмкин булыр иде.

Өс киеменең гадәти өлгеләре ирләр һәм хатыннар өчен дә башлыча бер үк булып, аларның аермасы фәкать өстәмә детальләрендә генә (озынлыгында, төсендә, декоратив алымнарында) чагыла.

Өс киемнәре Күлмәк белән ыштан Кием комплексының нигезен күлмәк белән ыштан (ирләрдә соңрак — чалбар да) тәшкил итә.

Борынгы стильдәге ирләр күлмәген мамык, җитен, киндер җебеннән тукылган материядән теккәннәр (ефәк күлмәк-ыштан кияргә ирләргә шәригать кушмаган).

Гадәттә ирләр күлмәге озын, тоташ буйлы, киң чабулы итеп, җиң төпләренә кештәкләр куеп тегелгән. Изүе күкрәк уртасына туры килеп, муен уемына утыртма яисә кайтарма яка куелган, изү кырыйларына эчке яктан әдеп тотылган һәм муен янына туры килә торган җирләренә изү бавы сыярлык элмәкләр беркетелгән яки тишек ясалган. Кияү күлмәгенең яка һәм изү кырыйлары (кайвакытларда җиң һәм итәк очлары да) ука җеп белән чигелгән яисә ука тасма бастырылган. Күлмәк иркен һәм озын булып, ыштан (чалбар) өстенә төшеп торган.

Хатын-кыз күлмәге Хатын-кызларның борынгы стильдәге күлмәге тоташ яки өзек буйлы, такма итәкле итеп тегелгән һәм төрле декоратив алымнар белән бизәлгән. Күлмәкнең төсендә, аны бизәү алымнарында җирле үзенчәлекләр бар. Мәсәлән, XVIII—XIX гасырларда Тамбов һәм Рязань губерналарында яшәүче татар (мишәр) хатыннары ак җитен тукымадан тегелгән күлмәкнең изү кырыйларын, җиң һәм итәк очларын чиккәннәр. Пенза губернасының Керенский, Сембер губернасының Курмыш өязе мишәр хатыннары күлмәкләрен күбрәк шакмаклы алачадан теккәннәр. Яшь хатыннар күлмәк изүенә, итәк очына, ә кайвакыт иңбаш трусына да төрле төстәге ситсы кисәкчекләре бастырганнар. Түбән Новгород өлкәсенең Yзәк музеенда элеккеге Сергач өязендәге татарлардан (мишәрләрдән) алынган коллекцияләр арасында оригиналь күлмәкләр бар. Аларның буе, җиңе, итәге төрле төстәге тукымалардан тегелеп, күкрәк трусына һәм итәк әйләнәсенә өч-дүрт почмаклы ситсы кисәкләре бастырганнар. Мондый юле күлмәкне яшь хатыннар ана булырга җыенган вакытта кигәннәр. Ниятләре күз тиюдән һәм төрле зәхмәттән саклану булган. Казан хатыннарының гадәти күлмәк изүенә бастырылган корамалар да шул ук максатны күздә тоткан. Тоташ буйлы күлмәкләрне ефәк тукымадан теккән очракларда исә күлмәкнең күкрәк өлешенә укадан эшләнгән алынмалы (кирәк чакта икенче күлмәккә дә куярлык) изү беркеткәннәр.

Күкрәкчә Хатын-кызларның борынгы киеменә бигрәк тә хас нәрсә — күкрәкчә. Аны хатыннар күлмәк астыннан муеннарына бәйләп калдырганнар. Исеменнән үк билгеле, ул хатын-кызларның күкрәген эчке яктан каплап торган. Күкрәкчәнең бизәү алымнарында да җирле аермалар бар. Бигрәк тә Сарытау һәм Пенза мишәрләре хатыннарының күкрәкчәләре үзенчәлекле.

Күлмәк итәге Хатын-кызлар күлмәгенең итәген төрлечә бизәү дә борынгыдан ук килә. Мәсәлән, Казан татарларының өске итәк куеп тегелгән күлмәкләре XVI гасырга караган мәгълүматларда ук очрый. Күлмәкнең үзен өй тукымасыннан теккән очракларда аның өске итәген кызыл, ал, яшел, зәңгәр төстәге фабрика тукымасыннан эшләгәннәр.

Күлмәк итәгенә төрле төстәге тасмалар, ука-чуклар тоту шулай ук хатын-кыз күлмәген бизәүнең борынгы алымы. XIX гасыр ахырларында фабрика тукымасы, бигрәк тә ситсы нык таралган заманнарда хәйран купшы бала итәкләр кую модага керә. Кызлар һәм яшьрәк хатыннар күлмәгенең кысасы билдән генә булып, иңгә сыланыбрак тора, ә итәге, киресенчә, киңрәк итеп тегелә. Аның аскы өлешенә тотылган бала итәкләре күлмәкне тагын да киңрәк һәм җиңелрәк итеп күрсәтә.

Керәшен татарлары күлмәге Керәшен татарлары гадәти күлмәкнең яңаруын үзгәчәрәк кичерәләр. Ирләрдә изүне яннан ярган күлмәкләр (косоворотка) тарала. Алар аны өйдә эшләнгән тукымадан яки сатиннан теккәннәр. Әмма фабрика тукымасы кулланган тәкъдирдә дә җиң төпләренә кештәкләр куеп эшли бирәләр, янәсе борынгы өлгедән аерылырга теләмиләр. Соңгарак, яңа стильгә хас күлмәк өлгесенә күчкәч тә, ягъни җиң төпләрен уеп (кештәкләр куймыйча) эшләгәндә дә, күлмәкнең борынгы силуэтын үзгәртмиләр: хатын-кызлар күлмәгенең буе әүвәлгечә озын һәм киң булып кала.

Ыштан