Бүрәнә өстендә көрәш <center>Уенчылар саны күп <center>Уйнау урыны урам <center>Физик активлык уртача Бүрәнә өстендә көрәш — татар халык уены.

Уйнау тәртибе Бу уен җирдә яткан, тәгәрәми торган бүрәнә өстендә уйнала.

Ике бала, бүрәнәнең ике башыннан менеп, бер-берсенә якын киләләр һәм куллары белән бер-берсен җиргә төртеп төшерергә тырышалар. Кем бүрәнәдән җиргә төшә, ул җиңелгән була. «Батыр»га тагын икенче бала чыга. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Чыганаклар Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Төркем:Хәрәкәтле уеннар Төркем:Татар уеннары