Наил Нәбиуллин, Наил Әнәс улы Нәбиуллин (1989 елның 27 июне, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Норлат) — татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе, «Азатлык» Татар яшьләре берлеге рәисе (2010 елдан). Казанда татар теленә һәм аның Татарстан Республикасында дәүләт теле статусына ихтирам ителүгә багышланучы яшь татар активистлары уздырган чараларны оештыручы һәм аларда актив катнашучы шәхес. Һәр елны уза торган «Хәтер көне» чараларының оештыручыларының берсе.
Тәрҗемәи хәле 1989 елның 27 июнендә Татарстан АССР Норлат шәһәрендә туган. КФУның татар журналистикасы бүлеген тәмамлаган (2020 елда) Наил Нәбиуллин ВКонтакте.
Эшчәнлеге
2010 елдан ― «Азатлык» Татар яшьләре берлеге рәисе.
2015 елдан ― рус һәм татар телләрендә нәшер ителүче «Төрки караш» (Тюркский взгляд) гәҗитенең нәшире һәм баш мөхәррире Тюркский взгляд.. Газетаның 2020 елның 12нче санында беренче биттә «Азәрбайҗан, кардәшләребез! Безнең йөрәкләребез сезнең белән!» дигән баш язуы өчен Казан прокуратурасыннан «Экстремизмга каршы тору турында»гы законны бозуга юл куймау турында кисәтү алганАктивисту из Татарстана вынесли предостережение за текст «Азербайджан, наши сердца с тобой!» в газете. Бизнес-Онлайн, 12.11.2020.
2020 елда Казанның Каюм Насыйри урамы, 10нчы йортта «Татар акчасы музее»н оештыручыларның берсеВ Казани открылся Музей татарских денег. Реальное время, 04.10.2020.
Гаиләсе Гаиләсе белән Төркиядә яши Лилия Мубаракшина. Наиль Набиуллин из Нурлата пробежал 66 километров в трейле в Каппадокии в Турции. нурлат-информ, 19.10.2021.
Искәрмәләр
Сылтамалар Tatar Zamanı: "Наил Нәбиуллин: Хизб ет-тәхрир Татарстанга каршы эшли һәм алар белән башкача бәйләнмим". Azatliq.org: Казанда милли активистлар мәхкәмә алдына басты Azatliq.org: Наил Нәбиуллин татар телен яклап ачлык тотарга әзер 2013нең иң абруйлы кешеләре: Азатлык укучылары фикере Beznen.ru: Туган тел өчен Beznen.ru: Сызгырмый тор әле Аргументы и Факты Казань - Татарский язык может стать необязательным предметом: члены «Азатлык» выступили против z001.kz - Наил НАБИУЛЛИН: Тюркам России нужна помощь Казахстана Төрки караш гәҗитенең Роскомнадзор сәхифәсендәге сылтамасы
Төркем:Татар сәясәтчеләре Төркем:Татар журналистлары Төркем:Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаучылар Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Татар милли хәрәкәте шәхесләре Төркем:Сәяси активистлар