Яңавыл — Татарстанның Актаныш районындагы юкка чыккан авыл. География Район үзәге Актаныштан ― 31 км көнбатыштарак, транспорт үзәкләре: Дербешка пристаненнән ― 26, Камбарка тимер юл станциясеннән ― 77 км, авыл советы идарәсе үзәге Татар Суыксуы авылыннан ― 3 км ераклыкта урнашкан булган. Тарих 1920-елларда эре авылларны ваклау сәясәте вакытында барлыкка килгән. «Победа» күмәк хуҗалыгы оештырылган. 1950 елның 12 августында Мари Суыксуы авылының «У куральше» (Яңа сабанчы), 1954 елда Татар Суыксуы авылының «Авангард» күмәк хуҗалыгы белән берләштерелгән. Түбән Кама ГЭСы төзегәндә, су басу зонасына керү сәбәпле, авыл 3 км ераклыктагы Татар Суыксуы авылына күчереләЯңавыл / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 475-476нчы бит.. Халык 1965 елда 49 хуҗалыкта 255 кеше яшәгән, татарлар. Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Шәхесләр Наил Арсланов (1956), хәрби төзүче, полковник (Урал хәрби округы). Азат Бикмөхәммәтов (1955), хуҗалык җитәкчесе, Татарстан АССР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1988), ТР атказанган агрохимия хезмәткәре (2009). Шәйгәрдән Бикмөхәммәтов (1926―?), Бөек Ватан сугышы ветераны, III дәрәҗә Дан, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры. Хафиз Хамматуллин (1961), Минзәлә театры актеры, Татарстанның халык артисты (2009). Искәрмәләр

Әдәбият Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. Яңавыл / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 475-476нчы бит.

Төркем:Татарстанның юкка чыккан торак пунктлары