«Тәскирә» мәчете () ― Татарстанның Әлмәт шәһәрендә, Петуховка микрорайонында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Әлмәт район мөхтәсибәте карамагында.

Урыны Ислам гыйбадәтханәсе Әлмәт шәһәренең Петуховка микрорайонында Сәет Кальметов урамында (Ватанны саклаучылар урамы белән кисешкән урында) урнашканТазкиря, мечеть. 2ГИС.

Тарих Элек шәһәрнең Петуховка микрорайонында яшәүчеләр хәләл-кафеның икенче катында төзекләндерелгән залда гыйбадәт кылган, хәзер бина хуҗалары инициативасы белән янәшәдә аерым бина торгызганнар. Мәчетнең архитекторы ― Искәндәр Зөфәр улы Насыйров (1985―2024).

Мәчет төзелешен башлап җибәрүчеләр ― Рәйханә һәм Фәрит Ханнановлар. Аларның икесенең дә Тәскирә исемле әниләре хөрмәтенә (берсе Иске Баграждан, икенчесе Күтәмәледән) мәчет «Тәскирә» дип аталган.

Төзелеш 2019 елда башланган, алга таба бу башлангычны битараф булмаган мөселманнар да күтәреп алган. Коронавирус вакытында төзелеш туктап торган. Төзелеш алты ел алып барылган һәм 36 миллион сумга төшкәнМаргарита Трегубенко. В Альметьевске открыли новую мечеть «Тазкира». almetievsk-ru, 15.10.2025.

Тасвирлама «Тәскирә» мәчете ― ике катлы, ике манаралы, гомуми мәйданы ― 400 кв. метр, ир-атлар өчен намаз уку залы 150, хатын-кызлар залы 50 кеше сыйдырышлыӘлмәттә яңа «Тәскирә» мәчете ачылды. ТР МДН, 15.10.2025.

Мәчеттә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз залыннан тыш, уку сыйныфлары, гардероб һәм имам өчен кабинет бар. Монда балалар, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ислам нигезләре буенча мәчет каршындагы курслар оештырылган.

Мәчеттә видеокүзәтү, җилләтү системалары урнаштырылган, су, электр энергиясе һәм газ белән тәэмин итү өчен инженерлык челтәрләренә тоташтырылган.

Мәчетнең тирә-ягы матурланган, ишегалдында тәһарәтханә төзелгән.

Имам Мәчетнең имамы ― Әлмәт шәһәре мәдрәсәсенең кичке бүлеген тәмамлаган Фәрит хәзрәт Ханнанов. Малайлар өчен якшәмбе мәктәбе эшли, кызларны да укыту планлаштырыла.

Искәрмәләр

Сылтамалар Әлмәттә «Тәскирә» мәчете ачылды. Татар-информ, 15.10.2025 Әлмәттә яңа «Тәскирә» мәчете ачылды. ТР МДН, 15.10.2025 В Альметьевске открыли новую мечеть «Тазкира». Vkvideo, 2:35

Төркем:Әлмәт мәчетләре Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2025 елда төзелгән мәчетләр