Тоштоял (яки Искеавыл,Рафис Гайнанов. О НОВОМ ИСТОЧНИКЕ ПО ИССЛЕДОВАНИЮ ИСТОРИИ МЕЧЕТЕЙ ТАТАРСКИХ СЕЛЕНИЙ, РАСПОЛОЖЕННЫХ НА ТЕРРИТОРИИ НЫНЕШНЕГО ПАРАНЬГИНСКОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ МАРИЙ ЭЛ. , ) — Мари Ил Республикасының Бәрәңге районында урнашкан татар авылы. Мазарбашы авыл җирлеге составына керә.
Географиясе Авыл республиканың көнчыгыш өлешендә, ылыслы-киң яфраклы киң урманнар зонасында, Ләж елгасы буенда, автомобиль юлы янында, районның административ үзәге Бәрәңгедән төньяк-көнчыгышка якынча 3 километр ераклыкта урнашкан. Абсолют биеклек — диңгез дәрәҗәсе өстеннән 142 метр.
Климаты Климаты уртача континенталь, уртача салкын карлы кыш һәм чагыштырмача җылы җәй белән билгеләнә. Һаваның уртача еллык температурасы — 2,2 °С . Иң җылы айның (июль) уртача температурасы — 18,5 °C; иң салкын (январ) — −14 °C. Салкын чорның озынлыгы — уртача 127 көн. Атмосфера явым-төшемнәре ел саен уртача 496 мм тәшкил итә, шуларның 70 %ы апрельдән октябрьгә кадәр була.
Сәгать поясы
Тоштоял, барлык Мари Ил торак пунктлары кебек үк, Мәскәү вакыты (MSK) булган вакыт зонасына карый. Кулланылыштагы вакытның UTCка карата күчеше +3:00 тәшкил итә.Федеральный закон от 03.06.2011 N 107-ФЗ (ред. от 22.12.2020) «Об исчислении времени». Статья 5. Часовые зоны. КонсультантПлюс
Тарихы Риваять буенча, бу мари авылы булган («тоштоял» мари теленнән тәрҗемә иткәндә «иске авыл» дигәнне аңлата). Моннан 460 ел элек хәзерге Татарстан Республикасының Әтнә районының Олы Мәңгәр авылыннан күчеп килгән Мортаза, Мостафа, Бикчәнтәй, Яхия исемле кешеләр урман аша шушы җирләргә килеп җитеп, үзләренә торак төзегәннәр. Шуннан соң мариларның бер өлеше елга аша көнчыгышка күчеп китә һәм яңа авыллар — Мари-Кошпай, Чекманур авылларын нигезли.
Архив документлары халык риваятьләрен раслый. 1719 елгы җанисәп хәзерге Бәрәңге районы территориясенә татар күченүчеләренең булуын теркәгән. XVIII гасыр азагында төзелгән «Урҗум өязенең икътисади искәрмәләрендә» Бәрәңге олысының Иләт Кукморе авылында (Тоштоял) 26 татар йорты, 145 кеше булуы турында әйтелә.«Родная Нократ» сайты.
1876 елда басылып чыккан «1859-1873 еллар мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлегендә» торак пункт Нократ губернасы Урҗум өязенең Тоштоял казна авылы буларак телгә алына. Иләт-Кукшора елгасының ике ягында, өяз шәһәре Урҗумнан 54 чакрым һәм казна авылы Төрек авылындагы станок фатирыннан 11 чакрым ераклыкта урнашкан. Авылда, 41 йортта 404 кеше (208 ир-ат һәм 196 хатын-кыз) яшәгән, мәчет, авыл идарәсе булган..
Халык саны
Милли состав 2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, халыкның милли структурасында татарлар 85 кешедән 99 % тәшкил иткән.
Биредә нигездә пенсионерлар яши. Бәрәңге бистәсендә яшәүче элеккеге тоштояллылар ата-ана йортларын җәйге дача буларак файдаланалар.
Шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
Социаль өлкә
Авыл халкы газны баллоннарда куллана, суны коедан ала. Суүткәргеч челтәре дә бар. Урамнар асфальтланмаган, авылда медпункт юк, медицина хезмәте Куян медпункты шәфкать туташлары тарафыннан тәэмин ителә.
Авылда мөселман йолалары һәм гореф-гадәтләре генә саклана, мәчет юк.
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар Куянково, деревня. ABOUTMARI.COM Документы территориального планирования Алашайского сельского поселения. Администрация Параньгинского муниципального района Республики Марий Эл
Төркем:Бәрәңге районы торак пунктлары Төркем:Мари Иле татар авыллары