Рәшит Фазлый — Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйре.

Рәшит Фазлыев 1930 елның 7 декабрендә Илеш районының Зур Бишкурай авылында туган. Бишкурай 7-еллык мәктәбен һәм бухгалтерлар курсларын тәмамлап, 1950-56 елларда Илеш районының башкарма комитетында һәм «Сталинчы» гәзитендә эшли.

1956 елны Уфага чыгып китә, Киров исемендәге заводка токарь булып урнаша. Эштән аерылмыйча гына, электромеханика техникумын (1967), Уфа авиация институтының икътисад факультетын тәмамлап укып чыга. Инженер-техник хезмәткәре эшенә күчеп, заводның баш инженеры дәрәҗәсенә җитә. 1991 елда пенсиягә чыга.

Иҗаты Шигырьләре заводта эшләгәндә республика татар гәзите Кызыл таңда, Казан утларында (1967) басыла. 1968 елда шигырьләре «Беренче карлыгачлар» күмәк җыентыгында дөнья күрә, исеме Рәшит Гатауллин, Гакыйль Сәгыйров, Рифкать Закиров, Салисә Гәрәева исемнәре белән янәшә тора.

Рәшит Фазлыев шагыйрь буларак та, хикәяләр иҗат итү остасы буларак та танылган. Ике жанрда да әсәрләре тупланган 14 китап авторы. Беренчесе — 1969 елда юмористик хикәяләре тупланган «Өч Абдулла» җыентыгы Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. 80 яшьлек юбилее алдыннан Башкортстан «Китап» нәшриятында аның «Чынбарлык — үзем» исемле шигырь китабы басылып чыга. Анда авторның иң яхшы әсәрләре тупланган.

Рәшит Фазлыевны җыр сәнгатен сөючеләр 200дән артык җыр тексты язган талантлы автор буларак яхшы белә. Аларга Сара Садыйкова, Зөфәр Хәйретдинов, Мөдәрис Морзаханов, Данил Хәсәншин, Фирдүс Шәрәфуллин, Мөфтәдин Гыйләҗев кебек күренекле композиторлар көйләр язганнар. Уфадагы татар язучысы 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә 7 декабрь 2010 13:30

1994 елда Башкортстанның татар язучылары берлеген оештыручыларның берсе була. Берлекнең таныклыгын БР юстиция министрлыгы кире алгач, ахыргача судларда катнашып килә. 2004 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы булып тора. Шулай ук журналистлар берлеге әгъзасы.

Иҗаты турында Әмиров, Р. Ул әдәбиятка тормыш төпкеленнән килде / Р.Әмиров. // Кызыл таң — 2005 — 6 декабрь — С.4. Мәхәббәтсез яшәп булмый / /Маяк — 2001 — 27 март — С.4 Сәетгәрәева, Ф. Сезнең күзләр безнең йөрәкләрдә тынгы бирмәс эзләр калдырсын /Ф.Сәетгәрәева. // Кызыл таң — 2010 — 3 декабрь — С.6. Хәмидуллина, Р. Шагыйрь булып кайтты авылына / Р.Хәмидуллина. // Маяк — 2006 — 30 март — С.5.

Искәрмәләр

Сылтамалар Литературная карта Башкортостана: Фазлыев Рашит

Төркем:Илеш районында туганнар Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Башкортстан татарлары Төркем:Инженерлар