Динар Бәдретдинов, Динар Айдар улы Бәдретдинов (Динар Айдарович Бадрутдинов; 1985 елның 4 октябре, Чехословакия, Оломоуц) ― музыкант, виртуоз баянчы, Казанда «Сәйдәш» мәдәният үзәгенең «Сәйдәр» баянчылар ансамбле җитәкчесе. Халыкара конкурслар лауреаты, Татарстанның атказанган артисты.

Тәрҗемәи хәле 1985 елның 4 октябрендә Чехословакиянең (хәзер Чехиянең) Оломоуц шәһәрендә хәрби гаиләсендә туган. Чыгышлары белән әтисе Чистай, әнисе Балык Бистәсе районнарыннан. Балачагы (өч ел) күбрәк әнисенең туган авылы Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәйдә узган. 6 яшендә Динар Казанда музыка мәктәбендә баянда уйнарга нота буенча өйрәнә башлаган, ишетү буенча да уйнарга өйрәнгән.

Казанның 93нче санлы гимназиясен (2002), Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка училищесын (2003), Казан дәүләт консерваториясенең халык уен кораллары факультетын (2009) тәмамлаганДинар Бадрутдинов, 4 октября 1985 Казань, Россия. botsman.org.

2002 елдан «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә музыкант һәм балалар өчен түгәрәк алып баручы булып эшлиКультурный центр «Сайдаш». 2019 елдан «Сәйдәр» баянчылар һәм гармунчылар ансамбле җитәкчесе Ансамбль баянистов «Сайдар». МБУК города Казани «Культурный центр «Сайдаш» (ансамбльгә исемне гармунда бик матур уйнаган бабасы хөрмәтенә куйган. Бабасы автомеханик Сәйдәр тальян гармунда бик матур уйнаган, «Уйнагыз, гармуннар»да җиңеп чыккан кеше). Элек Динар сольный концертлар да куйган, хәзер «Сәйдәр» баянчылар ансамбле белән оештыралар. Һәр ел апрель аенда «Сәйдәш» мәдәнит үзәгендә яңа пограмма белән концерт куялар. Ансамбль репертуарына халык көйләреннән башлап, классикага кадәр музыка кергән, инструменталь хитлар, аккордеонлы интерактив викториналар уздыралар. Әлеге коллектив ― халыкара конкурслар лауреаты, Беренче каналдагы «Играй гармонь» телепроектында даими катнашучы.

2024 елда «Гармунчылар җыены» дип аталган Бөтенроссия фестивале оештырганнар «Гармунчылар җыены».

2023 елдан ТНВда «Һава торышы» тапшыруын алып бара (рус телендә).

Туристлык агентлыгы бар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстан Республикасының атказанган артисты

Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Алинә Искәндәр кызы СафинаАлина Сафина Вконтакте (аның энесе ― Казан диджее Bruno). Кызы Зәринә фортепианода уйный, җырлый. Улы Әнвәр шахмат уйный. Динар, иҗаттан тыш, футбол белән мавыга, икенче хоббие ― сәяхәт. Музыкант, җырчы, рус һәм татар телендә алып баручы итеп мәҗлесләргә чакыраларДинар Бадрутдинов — инструментальный коллектив, аккордеонист, баянист (Казань).

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Лилия Йосыпова. «6 яшемдә ноталар өйрәнә башладым». «Ирек мәйданы», ; 46 (789), 20.11.2025. – Б.7

Сылтамалар Ансамбль баянистов «Сайдар». МБУК города Казани «Культурный центр «Сайдаш» Динар Бәдретдинов «Зәңгәр кыңгыраулар» һ.б. уйный. shazam.com

Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Баянчылар Төркем:Казан музыка училищесын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаучылар