Сахибә Гафарова, Сахибә Әли кызы Гафарова (, 1955 елның 19 марты, СССР, Азәрбайҗан ССР, Шәмкер) ― Азәрбайҗан сәясәтчесе, 2020 елның 10 мартыннан Азәрбайҗан Республикасының Милли Мәҗлесе (парламент) рәисе. Филология фәннәре докторы (2006). Азәрбайҗанның атказанган укытучысы (2016).

Тәрҗемәи хәле 1955 елның 19 мартында Азәрбайҗан ССРның төньяк-көнбатыш төбәгендә, башкала Бакудан 399 км ераклыкта урнашкан Шәмкер шәһәрендә туган.

1978 елда бик яхшыга М. Ф. Ахундов исемендәге Азәрбайҗан педагогика рус теле һәм әдәбияты институтының (2000 елдан ) рус теле һәм әдәбияты факультетын, 2002 елда Азәрбайҗан педагогика инглиз филологиясе факультетын тәмамлаган.

1987 елда филология фәннәре кандидаты, 2006 елда филология фәннәре докторы дәрәҗәләрен алган. 1994 елдан — доцент, 2012 елдан — профессор.

Хезмәт юлы 1978 елдан 1981 елга кадәр Шәмкер шәһәренең урта мәктәпләрендә укытучы булып эшләгән.

1981 елдан 2020 елга кадәр Азәрбайҗан рус теле һәм әдәбияты педагогика институтында лаборант, укытучы, өлкән укытучы, доцент, профессор булып эшләгән.

2000 елдан 2004 елга кадәр көнбатыш телләр факультеты деканы булып торган.

2000 елдан 2020 елга кадәр Баку славян университетының әдәбият теориясе кафедрасы профессоры, Европа телләре кафедрасы мөдире булып торган. 2004 елдан 2020 елга кадәр ― Баку славян университетының Халыкара мөнәсәбәтләр буенча проректоры (2010 елдан 2020 елга кадәр иҗтимагый башлангычларда эшләгән).

2006 елдан 2007 елга кадәр АКШ Дәүләт департаментының Фулбрайт программасы кысаларында Мичиган университетының хатын-кызлар һәм гендер тикшеренүләр институтында эшләгән.

Берничә дәреслек, уку әсбаплары, бер монография, 80нән артык фәнни мәкалә авторы. Рус һәм инглиз телләрен белә.

«Яңа Азәрбайҗан» фиркасе әгъзасы.

Сәяси карьерасы Азәрбайҗан Республикасының Милли Мәҗлесе IV (2010), V (2015), VI (2020) һәм VII (2025) чакырылыш депутаты.

2020 елның 10 мартында VI чакырылыш, 2024 елның 23 сентябрендә VII чакырылыш парламент рәисе итеп сайланган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2016 ― Азәрбайҗанның атказанган укытучысыРаспоряжение Президента Азербайджанской Республики О присвоении почётных званий сотрудникам Бакинского славянского университета 2022 ― «Хезмәттәшлекне үстерүгә өлеш керткән өчен» ордены (Төрекмәнстан) 2025 ― Шәрәф ордены (Азәрбайҗан)Распоряжение Президента Азербайджанской Республики О награждении С.А.Гафаровой орденом «Шараф» 2025 ― Дуслык ордены (РФ) ― Россия-Азәрбайҗан мөнәсәбәтләрен ныгытудагы казанышлары өченУказ Президента Российской Федерации от 10 марта 2025 года № 126 «О награждении государственными наградами Российской Федерации».

Искәрмәләр

Сылтамалар Профиль на сайте Национального собрания АР IV созыв (Архивная копия) Профиль на сайте Национального собрания АР V созыв (Архивная копия) Профиль на сайте Национального собрания АР VI созыв (Архивная копия) Спикер Профиль на сайте Национального собрания АР Профиль на сайте Национального собрания АР VII созыв (Архивная копия)

Төркем:Азәрбайҗан Милли Мәҗлесе әгъзалары Төркем:Азәрбайҗан телләр университетын тәмамлаучылар Төркем:Азәрбайҗан педагогика университетын тәмамлаучылар Төркем:Шәрәф ордены (Азәрбайҗан) кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:Азәрбайҗанның атказанган укытучылары Төркем:Азәрбайҗан галимнәре Төркем:Азәрбайҗанның хатын-кыз сәясәтчеләре Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Филология фәннәре докторлары