Ирмәш — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.
Тарих XVIII гасырда, Гәрәй кабиләсеннән Жуар нэселненнэн XIII буын вэкиле Ирмәш Ирмәк углы белән нигезләнгән. Тарихчы Әнвәр Әсфәндиярев буенча, 1738 елда башкорт старшинасы Ирмәк Урмашев, йөз башы Мәсәгут Абызаев, Иштәк Ишкининһәм аларның туганнары тарафынан нигезләнә. Демография Халык саны179518341859187018971908192019261938194919581970197919892002201062128176192177187233222241206233236182126113147 1795 елда 6 йортта 62 башкорт исәпкә алына; 1816 елда 13 йортта 76 башкорт, шул исәптән авылга нигез салучы Ирмәшнең уллары - 77 яшьлек Әдий һәм 53 яшьлек Хисаметдин Ирмяшевлар яши. 1834 елда башкортлар саны 128 була, 1859 елда - 85 башкорт ир-аты теркәлә, 1870 елда 35 йортта - 192 типтяр; 1902 елда - 93 асаба башкорт; 1905 елда - 187 башкорт; 1912 елда 232 асаба башкорт исәпләнә. 1989 елгы җанисәп буенча төп милләт: татарлар.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 138 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 98,55%, башка халыклар — 1,45%.
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Шәхесләр Газинур Фарукшин (1956), җырчы, Татарстанның атказанган артисты (2016). Инсаф Хәбибуллин (1967), баянчы, җырлар авторы. Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
Төркем:Актаныш районы торак пунктлары