Абрам Хаимович Турецкий (белорус телендә: Турэцкі Абрам Хаімавіч, 1905 елның 13 сентябре, Петриков, Могилёв губерниясе — 1975 елның 1 марты, Минск) — совет математигы.

Тәрҗемәи хәле Укытучы гаиләсендә туган. 1929 елда Белорус дәүләт университетының педагогик факультетының физика-математика бүлеген, 1935 елда ССРБ ФА каршысында С. Н. Бернштейн җитәкчелеге астында аспирантураны тәмамлаган. Витебск (1935—1941 елларда) һәм Ульяновск (1941—1944 елларда) педагогик институтларында кафедра мөдире булган. 1944 елдан бирле Белорус дәүләт университетында эшләгән. 1958 елда ул доктор диссертациясен яклаган, 1961 елда югары математика һәм математик физика кафедрасын җитәкләгән, 1968 елдан 1973 елга кадәр функцияләр теориясе һәм функциональ анализ кафедрасы мөдире булган. Профессор (1963).

Сайланган хезмәтләре «О классах насыщения для некоторых методов суммирования рядов Фурье непрерывных периодических функций» (1960) «Теория интерполирования в задачах» / (Ч.1, Учебное пособие для студентов мех.-мат. фак. ун-тов), Турецкий А. Х., Минск, «Вышейш. школа», 1968. — 318 с. 8000 экз. «Теория интерполирования в задачах» / (Ч.2, Учебное пособие для студентов мех.-мат. фак. ун-тов), Турецкий А. Х., Минск, «Вышейш. школа», 1977. — 256 c. 2500 экз.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Математиклар