Харальд Андрес Хельфготт (испан телендә: Harald Andrés Helfgott Seier;Harald Andrés Helfgott Seier (Lima High School)1977 елның 25 ноябрендә, Лимада, Перуда туган) — Перу килеп чыгышлы Америка математигы. 2013 елда Гольдбахның тернар проблемасын чишкән.
Тәрҗемәи хәле Лимада 1977 елда туган. Балачагында ук гадәттән тыш математик сәләт күрсәткән, Халыкара математик олимпиадада ике мәртәбә чыгыш ясаганRandom Curves: Journeys of a Mathematician (стр. 274). 1993 елда әти-әнисе Америка Кушма Штатларына күчкән. Бакалавр дәрәҗәсенә ул 1998 елда Брандей университетында ия булган, ә фәлсәфә докторы дәрәҗәсенә Хенрик Иванец һәм Питер Сарнак җитәкчелеге астында 2003 елда Принстон университетында ия булган.
2003—2006 елларда — постдокторантурада Йель университетында һәм Монреаль университетында; 2006—2010 елларда Бристоль университетында. 2010 елдан бирле Парижның Югары нормаль мәктәбендә CNRS-ның (Centre National de la Recherche Scientifique) тикшеренүчесе булып тора.
2008 елда Филипп Леверхульм премиясе белән, 2010 елда — Уайтхед премиясе белән, 2011 елда - Адам премиясе белән бүләкләнгән булган. 2013 елда Гольдбахның тернар проблемасы исбатлавын тасвирлаган ике мәкалә бастырган2015 елда Хельфготт исбатлауның тулы юрамасын бер мәкаләдә нәшер иткән.. 2013 елның августында Лимада Сан-Маркос Университеты аңа шәрәфле профессор дәрәҗәсен биргән.
Гаиләсе Әти-әнисе — математиклар, Көнчыгыш Теннеси Дәүләт университеты профессорлары Эдит Сейер Зуньига һәм Мишель (Михел) Хельфготт Лернер, аның гаиләсе Лимага (Перу) из Бессарабия Новоселица урыныннан (хәзер Украинаның Черновцы өлкәсе) күчкәнEx alumno sobresalienteMoises Helfgott (Ancestry.com). Аның абыйсы - үсемлекләр физиологиясе өлкәсендә күренекле Перу галиме Саломон Хельфготт Лернер, La Molina дәүләт авыл хуҗалыгы университетының агрономия факультетының профессоры һәм деканыMariátegui y los judíos (Moisés Helfgott a su hijo Salomón) : Харальд Хельфготтның дәү әтисе, Моисей Гельфгот (Moises Helfgott Roizman, 1904—1984;Бессарабия губерниясенең Хотин өязендә, Коленковцы авылында туган), Перуга 1924 елда Новоселицадан 20 яшендә күчкән; Хосе Карлос Мариатегиның якын тарафдары булган (абыйсы Григорий Хельфготт кебек үк , см. также сноску 12).. Хельфготт шулай ук төньяк Перуда мәгариф өлкәсендә җирле активист Сифредо Суньиганың (Sifredo Zuñiga Quintos) оныгының улы.
Искәрмәләр
Төркем:Математиклар