Шаран районы (, ) — Башкортстанның көнбатыш өлешендә урнашкан район. Районда барлыгы 103 авыл бар, шуларның 46-сы татар авылы.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Шаранскийский район. Болардан тыш, Базгыя дигән авылда чуашлар белән бергә татарлар, шул исәптән керәшен татарлары да яши. Аннан кала 16 чуаш, 24 чирмеш һәм 13 кечкенә рус авылы бар.
Районда татар авыллары: Алмаш, Алпай, Бакча, Болансаз, Бохара, Бүләк, Бурсык, Дүрмән, Зирекле, Исәмәт, Иске Тамъян, Иске Теләүле, Иске Тырбый, Каразыбаш, Каракүл, Кәрәкәшле, Күгәрчен-Бүләк, Кызыл Чулпан, Кыр-Теләүле, Мичуринск, Наратасты, Нөрәй, Сарсаз, Сөендек, Сөнбаш, Таллыкүл, Таң, Тархан, Татар Көчек, Ташчишмә, Тимер, Түбән Зәет, Түбән Ташлы, Түгәрәк, Үлекьелга, Чалмалы, Чәкәнтамак, Шаранбаш-Князево, Шарлыкбаш, Югары Ташлы, Юмадыбаш, Яңа Бәйки, Яңа Каръяуды, Яңа Тамъян, Яңа Таулар, Яңа Тырбый, Ярәмкә. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
Моннан тыш, район үзәге Шаранда, элеккеге рус авыллары Дмитриева Поляна, Источникта да хәзер татарлар күпчелектә.
Татар авылларында татар теленең минзәлә (көньягында бәләбәй, калган өлешендә төп урынчылыгы) һәм Түбән Кама керәшеннәре (бакалы урынчылыгы) сөйләшләре таралган.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5 Түбән Кама керәшеннәре сөйләше Базгыя, Яңа Тамъян авылларында таралган. Бу авылларда элек чуашлар һәм керәшеннәр яшәгән, чуаш теле татар теле белән кысрыкланып чыгарылган, соңрак күпчелек чуашлар һәм керәшен татарлары ислам диненә күчкәннәр, әмма керәшен сөйләше сакланып калган. Минзәлә сөйләшендә калган татар авылларында һәм райондагы чуаш, мари, кайбер рус авыллары халкы арасында да таралган. Ә татар авыллары әйләнәсендә генә урнашкан Укыяз дигән чуаш авылы, Изем дигән мари, Соколовка һәм Папановка дигән рус авыллары халкы тулысынча татар теленә күчеп беткән.
Юкка чыккан татар авыллары: Хафиз, Сабанай, Кызылтау.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Архангель : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.
Искәрмәләр
Шаран районы *