А́рне Карл-Август Бёрлинг (швед телендә: Arne Carl-August Beurling, 1905 елның 3 феврале, Гётеборг, Швеция — 1986 елның 20 ноябре, Принстон, Нью-Джерси, АКШ) — швед математикы һәм криптографы, гармоник анализ, комплекслы анализ, потенциал теориясе өлкәләрендә белгеч, Уппсала университеты, Перспективалы тикшеренүләр Институты профессоры. 1940 елның җәендә ул берүзе Нацист Германиясе тарафыннан Икенче бөтендөнья сугышында кулланылган шулай ук Geheimfernschreiber буларак мәгълүм немец Siemens und Halske T52 шифрлау машинасының иртә юрамасын бәреп ачып шифрын белгән. Бёрлинг кодны ике атна эчендә бары тик каләм һәм кәгазьне кулланып белгән. Бёрлинг эше нигезендә шведлар тарафыннан Швеция территориясе аша уздырылган Норвегиядән тапшырылган юлламаларны дешифрларга мөмкинчелек биргән җиһаз ясалган булган. Бу җиһазга рәхмәтле шведларга Германия тарафыннан әзерләнә торган «Барбаросса» операциясе турында ул башланганчы мәгълүм булган.

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Математиклар