Пётр Василий улы Дементьев (24.1.1907, хәзерге Чүпрәле районы Үби авылы - 14.5.1977, Мәскәү), генерал-полковник-инженер (1976), ике тапкыр Социалистик Хезмәт Каһарманы (1941«О присвоении звания Героя Социалистического Труда т.т. Шахурину А. И., Дементиеву П. В., Воронину П. А., Третьякову А. Т.» от 8 сентября 1941 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1941. — 13 сентября (№ 39 (154)). — С. 1., 1977).

Тәрҗемәи хәле Н.Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлык академиясен (1931, Мәскәү) тәмамлый. 1931 елдан гражданлык һава флотының фәнни-җитештерү институтында эшли. 1934-41 дә цех башлыгы, баш инженер, Казан авиация заводы директоры.

1941 дән СССР авиация сәнәгате халык комиссарының 1 нче урынбасары, 1946 дан министр урынбасары, 1953-57 дә һәм 1965 тән министры. 1957-65 тә Авиация техникасы дәүләт комитеты рәисе. 1956 дан КПСС Үзәк Комитет әгъзасы. 1954-77 дә СССР Югары Совет депутаты. СССР Дәүләт бүләге авиация сәнәгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен бирелә (1953). Бүләкләүләре Тугыз Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Суворов, 1 нче дәрәҗә Кутузов, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хәтер Казанның бер урамы, Казан авиация-техник көллияте Дементьев исемен йөртә, һәйкәл- (авторлары - скульп. М.К. Аникушин, архитектор М.Х. Агишев) һәм мемориаль такта куелган. 2017 елның 11 маенда Үбидә музее ачылган.

Әдәбият Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. Казан, 2000. Чыганаклар Татар энциклопедиясе Тышкы сылтамалар ЫРĂ ĔÇ ПАРХАТАРА ТИВĔÇ 24 января — 100 лет со дня рождения П.В. Дементьева — организатора авиапрома СССР «Хитрый чуваш»

Төркем:СБКФ ҮК әгъзалары