Роберт Әбелмәмбәтов, Роберт Шәрифҗан улы Әбелмәмбәтов (Роберт Шарифзанович Абульмамбетов; 1942 елның 25 феврале, СССР, РСФСР, Чкалов өлкәсе, Зиянчура районы, Юлкотлы ― 2002 елның 27 апреле, РФ, ТР, Казан) ― мәдәният эшлеклесе, драма актеры, 1981―1984 елларда Камал, 1984―2002 елларда Тинчурин исемендәге театрларның директоры. Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988).

Тәрҗемәи хәле

1942 елның 25 февралендәАбульмамбетов Роберт Шарифзанович. Государственный центральный театральный музей имени А. А. Бахрушина Чкалов өлкәсе (1938―1957 елларда Ырынбур өлкәсенең атамасы) Зиянчура районы (2016 елдан Куандык шәһәр округына кергән) Юлкотлы татар авылында туган. Урта мәктәптән соң, Казан театр училищесын тәмамлаган (1966). 1966 елдан 1977 елга кадәр ― Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры. Аның сәхнә өчен яратылган бик күркәм кыяфәте, таланты халык күңелендә онытылмаслык образлар тудырырга мөмкинлек биргәнӘхтәм Зарипов. Алтын йөрәкле кеше. «Безнең мирас», 2021 ел, № 11 (335). ― Б.102-107.. Сәхнәдә үзен киң диапазонлы — романтик, үткен характерлы һәм фаҗигале планлы актер буларак таныткан. Нигездә театрның музыкаль-драма репертуарында катнашкан 25 февраля 1942 года родился Абульмамбетов Роберт Шарифзянович. Институт татарской энциклопедии и регионоведения ВКонтакте, 25.02.2024. Башкарган рольләре арасында: Амур («Диләфрүзгә дүрт кияү», Туфан Миңнуллин); Альфред («Әни килде», Шәриф Хөсәенов); Хәлил («Галиябану», Мирхәйдәр Фәйзи) һәм Бакый («Ак калфак», Мирхәйдәр Фәйзи), Газиз (Хәй Вахит), Витторио («Синьор Купьелло йортында Раштуа», ); Исәнбай («Кыю кызлар», Таҗи Гыйззәт) һ.б..

1977 елдан актерлык эшен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры урынбасары вазифасы белән бергә башкарган. 1981 елдан ― әлеге театрның директоры.

1984 елдан 2002 елга кадәр ― К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директорыАбульмамбетов Роберт Шарифзянович. Всероссийское генеалогическое древо. Директор вазифасын башкарырга алынуы театрның күчмә вакытыннан стационар тормышка күчү кебек катлаулы чорга туры килгән. 1986 елның 5 ноябрендә Камал театры яңа бинага күчкәч Горький урамындагы бинаны Тинчурин театрына алу өчен тырышлык куйган (бинаны Качалов театры да сораган булган). Директор Роберт Әбелмәмбәтов тырышлыгы белән 1988 елның 4 маенда РСФСР Мәдәният министрлыгы карары белән театрга Кәрим Тинчурин исеме бирелгән. Күчмә, соңыннан Тинчурин театрындагы даими булып торган режиссерларга кытлыкны җиңеп, Мәскәүдә Щукин исемендәге Югары театр укуханәсенең режиссура факультетын тәмамлаган (1993), Казан яшь тамашачы театрында актер һәм режиссер булып эшләгән Рәшит ЗаһидуллинныРәшит Заһидуллин Тинчурин театрының баш режиссеры вазифасыннан китәргә мөмкин. Татар-информ, 2.09.2019 Тинчурин театрына баш режиссер итеп чакырган. Тинчурин театры белән Мәскәү, Ленинград, Екатеринбург, Сургут, Төмән кебек зур шәһәрләрдә уңышлы гастрольләр оештырган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1988 ― Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре 2000 ― «Алтын йөрәкле кеше» республика конкурсы җиңүчесе.

Шәхси тормышы Хатыны Сания (Үзбәкстаннан кайткан). Балалары булмаган. Саниянең беренче иреннән туган кызын үз баласы кебек карап үстереп, кияүгә биргән.

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Әхтәм Зарипов. Алтын йөрәкле кеше. «Безнең мирас», 2021 ел, № 11 (335). ― Б.102-107. Сылтамалар Абульмамбетов Роберт Шарифзанович. Государственный центральный театральный музей имени А.А. Бахрушина Абульмамбетов Роберт Шарифзянович. Татарская энциклопедия TATARICA

Төркем:Татар артистлары Төркем:Татарстан артистлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Театр директорлары Төркем:Шәхесләр:Камал театры Төркем:Шәхесләр:Тинчурин театры Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар Төркем:ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре