Роле́н Луи́ Вавр (француз телендә: Rolin-Louis Wavre; 1896 елның 25 марты, Невшатель — 1949 елның 9 декабре, Женева) — француз телле Швейцария математигы, математик астрофизика буенча белгечTiercy, G., «Rolin Wavre», Annales des l’Université de Lyon, Section A, Sciences de Mathématiques et Astronomie, vol. 13, 1950, p. 5-6.
Тәрҗемәи хәле Невшательдә француз телле Невшатель кантонының (Швейцария) административ үзәгендә туган. Шәһәр гимназиясендә укыган, анда соңыннан мәшһүр психолог булган Жан Пиаженың һәм шулай ук күренекле математик булып киткән Гюстава Жювеның сыйныфташы һәм якын дусты булганVidal, Fernando, Piaget Before Piaget. — Paris: 1994.
Гимназияне тәмамлаганнан соң Вавр Сорбоннада белем алган. Швейцариягә кайтып, 1921 елда Женева университетында Анри Фера җитәкчелеге астында доктор диссертациясен яклаган һәм шул университетта укытырга да калган. Диссертациянең темасы: «Хакыйкый өзлексез функцияләренең дәвамлылыкларының кайбер хасиятләре турында…»Rolin Wavre, sur le site du Mathematics Genealogy Project . «Sur quelques propriétés des suites de fonctions continues réelles et l’équation fonctionnelle f[φ₁(t)] = f[φ₂(t)]». 1922 елдан бирле Вавр адъюнкт-профессор вазифасын, ә 1934 елдан бирле — ординар профессор вазифасын биләгән (Шарль Кайлер варисы булган).
Ваврның башка тикшеренүләре арасында математик мантыйк һәм математика фәлсәфәсе буенча эшләр аерылып тора, аларда ул интуиционизм тезисларын һәм ысулларын үстереп Лёйтзен Брауэр дәвамчысы буларак эш иткән. Леон Лихтенштейннан бәйсез рәвештә һәм аның белән бер үк вакытта диярлек Ролен Вавр астрофизикада куллану максаты белән сыек җисемнәрнең, хосусан планеталарның, шул исәптән Җирне формасына һәм хәрәкәтләнүенә куллану максаты белән тигезләнешле әйләнүенең формулалары белән шөгыльләнгән.
Ролен Вавр башта 1920 елда Страсбургта, аннары соң 1928 елда Болоньяда һәм ахыр чиктә 1936 елда Ослода Математикларның халыкара конгрессында (ICM) чакырылган доклад ясаучы булганWavre, R., «Un système d'équations à une infinité d’inconnues», Compte rendu du Congrès international des mathématiciens tenu à Strasbourg du 22 au 30 Septembre 1920, 1921, p. 308—311.Wavre, R., " Sur les figures d'équilibre d’une masse fluide hétérogène ", Atti del Congresso Internazionale dei Matematici: Bologna del 3 al 10 de settembre di 1928, 1929, p. 303—308 . 1932 елда Цюрихта Математикларның халыкара конгрессында (ICM) пленар утырышта Ролен Вавр "Планетар фигуралар проблемасының аналитик аспекты" доклады белән чыгыш ясаган. Ике ел дәвамында, 1936 һәм 1937 елда ул Швейцария математика җәмгыяте президенты постын биләгән.
Искәрмәләр
Кайбер публикацияләр «La logique amusante». Geneva: Editions du Mont-Blanc. 1946; 80 pages «Is there a crisis in mathematics?». American Mathematical Monthly. 41 (8): 488—499, 1934; «L’imagination du réel, l’invention et la découverte dans la science des nombres». Neuchâtel: Baconnière. 1948; 132 pages «Figures planétaires et géodésie». Gauthiers-Villars. 1932; with foreword by Jacques Hadamard; 194 pages
Сылтамалар Wavre, Rolin Louis (1896-....) — Notice documentaire IdRef, SUDOC
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Математиклар Төркем:Швейцария математиклары