Хезмәт контракты — эш бирүче белән эшкә ялланучы арасында хезмәтнең эчтәлеге, аның шартлары, шулай ук аңа түләү күләме һәм үзара башка йөкләмә-бурычлар турында аерым" сөйләшүләр нәтиҗәсендә ирешелә торган килешү, хезмәт килешүенең махсус формасы, анда түбәндәгеләр күрсәтелә:

аның гамәлдә булу вакыты; хокуклар ; якларның вазифалары һәм җаваплылыгы (шул исәптән финанс); хезмәткәрнең матди тәэминаты һәм эшен оештыру шартлары; килешүне өзү шартлары, шул исәптән вакытыннан алда өзү;

якларның килешүе нигезендә билгеләнергә мөмкин.Поняття трудового контракту як угоди про працю. Понятие трудового договора как соглашения о труде.

Бүгенге көндә, индивидуаль контрактлардан тыш, коллектив шартнамәләр дә бик еш кулланыла. Мондый шартнамә:

1) эш бирүчеләр һәм әлеге предприятиедәге яллы хезмәткәрләрнең кайбер төркемнәре мәнфәгатьләрен кайгыртучы оешма арасында төзелгән һәм

2) бу төркем хезмәткәрләрнең хезмәтен оештыру һәм түләүнең бердәм принципларын билгеләүче документ ул.

Коллектив шартнамә фирма персоналының хезмәт шартларына кагылышлы бихисап мәсьәләләрне колачлый, аларны көйли һәм хәл итә. Мондый шартнамә, билгеле бер мәгънәдә, фирмадагы хезмәт мөнәсәбәтләрен коручы закон буларак та карала. Яхшы итеп төзелгән шартнамә шулкадәр киң колачлы мәсьәләләрне хәл итә ки, хәтта аны фирманың «хезмәт конституциясе» дип тә атап булыр.

Искәрмәләр

Әдәбият Контракт трудовий // Юридична енциклопедія : [у 6 т.] / ред. кол.: Ю. С. Шемшученко (відп. ред.) [та ін.]. — К. : Українська енциклопедія ім. М. П. Бажана, 2001. — Т. 3 : К — М. — 792 с. — ISBN 966-7492-03-6.

Төркем:Хезмәт хокукы