Дефак Рәхмәтуллин, Дефак Гатаулла улы Рәхмәтуллин (Дефак Гатауллович Рахматуллин; 1951 елның 8 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә районы, Димескәй ― 2007 елның 7 апреле, РФ, ТР, Бөгелмә) ― рәссам, монументалист, декоратив‑гамәли сәнгать рәссамы. Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы (1991).
Тәрҗемәи хәле 1951 елның 8 февралендәДефак Гатауллович Рахматуллин. Артхив Татарстан АССР Бөгелмә районы Димескәй авылында туган. Әтисе Гатаулла киез басу остасы буларак дан казанган. Улы Дефак әтисенең эшен дәвам итеп кенә калмаган, борынгы бу һөнәрне яңа биеклеккә күтәргән.
Казан сәнгать училищесын тәмамлаган (1975 ел).
1976―1995 елларда Татарстан АССР (1991 елдан Татарстан Республикасы) Сәнгать фондының Бөгелмә бүлегендә эшләгән. Башта картиналар иҗат иткән. 1970-еллар ахырында киез сәнгате белән ныклап шөгыльләнә башлаган. Борынгы технологияләрне өйрәнгән. «Ала киез» һәм «сырмак» техникаларын үзләштергән Сегодня 70 лет со дня рождения Дефака Гатаулловича Рахматуллина. Иптәшләр Татарлар Телеграм каналы, 8.02.2021. Диварларны бизәү өчен үзенә бер төрле рәсемле келәмнәр басарга керешкән. Дивар келәм-панносының шартлы сурәтләр һәм бизәкләр рәвешендәге тематик сюжетларга корылган яңа төрен иҗат иткән. Дивар келәмнәре: «Сабан туе» (1980), «Шүрәле» (1982), «Дуслыкка гимн» (1982), «Кубыз», «Кама», «Айлы төн» (Г. Тукай әкиятләре буенча) (барысы да 1983 ел), «Тормыш агачы» (1984), «Карга боткасы» (1989), «Иң әүвәл сүз булган» (1990), «Скиф моңнары» (1991), «Чәчәк ат, Татарстаным» (2002), «Кояшлы келәм» (2007) һ.б. Хатыны Роза Рәхмәтуллина белән берлектә киез намазлыклар һәм идән келәмнәре сукканРәхмәти Дефак. Татарская энциклопедия TATARICA.
1980-елларда рәссам Булат Мәрданов белән Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендә балалар бакчалары, мәктәпләр, җәмәгать биналары интерьерлары өчен дивар бизәкләре (Бөгелмә шәһәрендәге 8 нче мәктәп интерьерында «Кояшлы алан»; Әлмәттәге сәүдә техникумы интерьерында «Әлмәт туфрагында»; Бөгелмә драма театры фойесында «Без ― сәйяр артистлар»); хатыны Р. Рәхмәтуллина белән берлектә «Туган шәһәрем иртәсе» (1986 ел, шәһәр советы бинасы); «Мәңгелек яз» (1988 ел, Бөгелмәдәге 5нче төзелеш тресты тулай торагы) гобеленнары иҗат иткән.
Бөгелмәнең 200 еллыгы хөрмәтенә (1980), Бөгелмәдәге 352нче дивизия истәлегенә (1985) монумент эскизлары ясаган. Бөгелмәнең яңа гербы эскизын (1981), юбилей медальләрен һәм күкрәк тамгаларын эшләгән.
Казанның Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе белән озак еллар хезмәттәшлек иткән. 1997 елда мәктәптә шәхси күргәзмәсе ачылган. Гимназия өчен Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Мәҗит Гафури һ.б. атап шәмаилләр ясаган. Киез басу остаханәләре оештырган. Киез келәм сәнгатенә өйрәтергә Мәскәүнең татар мәктәбенә дә барганАтлантида баласы Дефак Рәхмәтуллин. «Мәдәни Җомга», 6.02.2026, № 4.
2007 елның 7 апрелендә Бөгелмә шәһәрендә вафат булган.
Күргәзмәләре Республика (1977 елдан); зона ― «Зур Идел» (1980, 1985, 1991, 2003, 2004); бөтенроссия ― «Россиянең зәңгәр киңлекләре» (Ленинград, 1984), «16 автономияле республика» (Мәскәү, 1989) күргәзмәләрендә; «Татарт» бөтентатар күргәзмәсендә (Санкт-Петербург – Казан, 1991); Мәскәүдәге «Олимпиада-80» халыкара плакат конкурсында катнашкан. Шәхси күргәзмәләре: 1980 ел (Казан шәһәре, Б. Ш. Мәрданов белән берлектә), 1990 ел (Уфа шәһәре), 2003 (Казан шәһәре).
Әсәрләре Дәүләт Шәрык халыклары сәнгате музеенда (Мәскәү), Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музеенда, «Шәрык» традицион һәм хәзерге заман сәнгате фондында (Уфа), Татарстан Республикасы Милли музеенда, Яшел Үзәндәге Халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда саклана.
Гомеренең соңгы елларында Д. Рәхмәтуллин борынгы төрки тарих һәм мифология өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнгән. Китаплары: «Дети Атлантиды» (Казан, 1999) Дефак Рахмати. Дети Атлантиды: Очерки по истории древнейших тюрков. elib.nlb.by; «Крылатый змей» (Бөгелмә, 1999).
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Роза Халит кызы (1950 елда туган), рәссам. Улы АтиллаРаxмати. piramidkin — ЖЖ.
Моны да карагыз Киез басу Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Миләүшә Галиуллина. Атлантида баласы Дефак Рәхмәтуллин. «Мәдәни Җомга», 6.02.2026, № 4 (1573). – Б.12-13.
Сылтамалар Г. Ф. Вәлиева-Сөләйманова. Рәхмәти Дефак. Татарская энциклопедия TATARICA Дефак Гатауллович Рахматуллин - биография. Артхив
Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Россия Рәссамнар берлеге әгъзалары Төркем:Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Бөгелмә