Фатыйма Хөсәенова, Фатыйма Мөхәммәтҗан кызы Хөсәенова (; 1809 ел, РИ, Ырымбур губернасы, Уфа ― 1845 елның 2 октябре, Бүкәй Урдасы, Хан Ордасы) ― Ырынбур мөселман диния нәзарәте мөфтие (1788―1824 елларда) Мөхәммәтҗан Хөсәенов кызы. Бүкәй Урдасы ханы Җиһангир Бүкәй улының (өченче) хатыны.

Тәрҗемәи хәле

Мәгърифәтле татар милләтеннән. 1809 елда Ырынбур мөселман диния нәзарәте мөфтие (1788―1824 елларда) Мөхәммәтҗан Хөсәенов (1756―1824) гаиләсендә туган. Әнисе Кәримә Думала кызы ― Мөхәммәтҗан мөфтинең икенче хатыны булган (туган җире Кара диңгез буендагы Анапа шәһәре). Мөфти вафат булгач (1824), әнисе Кәримә кызы Фатыйма янына Бүкәй Урдасына китеп, Җиһангир хан тәрбиясендә дөнья кичереп, 1835 елда Хан Ордасында вафат булган. Җиһангир хан төрбәсенең арткы ягында ике ягына да язылган кабер ташы шуны раслыйБадрутдинова М. Ш. ХАН БУКЕЕВСКОЙ ОРДЫ ЖАНГИР – ПОЧЕТНЫЙ ЧЛЕН КАЗАНСКОГО ИМПЕРАТОРСКОГО УНИВЕРСИТЕТА. kaznu.kz.

Фатыйма европача белем алган, чит телләрдә иркен аралашкан, биюгә, музыкага якын булганЖангир-хан ― первый казахский просветитель.

1824 елда 15 яшьлек Фатыйма Бүкәй Урдасы ханы Җиһангир (Жәңгер) Бүкәй улына (1803―1845) өченче хатынлыкка кияүгә чыккан (Җиһангир ханның өлкән хатыны Казима, икенче хатыны Йөзем Айдаболова, өченче хатыны Фатыйма, дүртенче хатыны Хәлимә-Салиха Бабаҗанова, аннары Зылиха, Айсулу Генеалогия – 17 фотографий). 1827 елда Җиһангир хан Фатыйма өчен Хан Урдасында террасалы затлы сарай салдырган. Биредә аларның 10 баласы дөньяга килгән: уллары Ханзадә (ике яшендә вафат), Сәхибгәрәй, Ибраһим, Әхмәтгәрәй, Гобәйдулла, кызлары Зөһрә (Зюрекея), Зөләйха, Гайшә, Хәдичә.

1826 елда хәрби инженер Тафаев проекты нигезендә хан йортын төзү җирле казакъ халкының утрак тормышка күчүенә этәргеч булган. Җиһангир хан йорты каршында бистә барлыкка килгән, соңыннан ул Бүкәй Урдасының сәяси-икътисади һәм мәдәни тормыш үзәгенә әверелгәнХан Ордасы ― ставка Жангир-хана. Yvision.kz.

Җиһангир Бүкәй улы, тәхеткә утыргач, татар муллалары йогынтысында казакъ халкында ислам динен ныгыта, милләттәшләрен намаз укырга өйрәтә, мәчет төзетә.

1826 елда Җиһангир хан хатыны Фатыйма ханбикә белән рус патшасы Николай Iнең тәхеткә утыру тантанасына чакырылган булган. Мәскәүдә үткән тантанада Фатыйманың белеме һәм мәдәнияте (русча иркен сөйләшүе һәм балда биюе белән дә) рус зыялыларын да, Фатыйманы биергә чакырган Николай патшаның үзен дә сокландырган.

1827 елда Җиһангир хан патшага аеручы осталык белән эшләнгән киез тирмә бүләк иткән. 1829 елда императрица Фатыйма ханбикәгә Бразилия топазлары белән бизәлгән алтын диадема, тарак һәм алкалар бүләк иткән.

Заманында Җиһангир хан илне утрак җиргә күчерү, мәктәпләр ачу һәм балаларга белем бирү мәсьәләсенә аерым игътибар биргән. Хан тәэсире һәм теләктәшлеге белән Урдада кешеләр белемгә ихтыяҗ сизә башлыйлар. Укучыларны һәм укытучыларны дәртләндерер өчен хан акчасын да, үзенең энтузиазмын да, укуның файдасын урдалыларга аңлату теләген дә кызганмаган. 1841 елның 6 декабрендә Хан Урдада беренче казакъ-рус мәктәбе ачылган. Мәктәптә ел саен хан җитәкчелегендә имтихан уздырылган. Ул уку программасын һәм уку планнарын үзе раслаган. Мәктәптә татар, гарәп һәм рус телләре, арифметика нигезләре, тарих, географиянең кыскача җыентыгы һ. б. өйрәнелә. Беренче елларда мәктәптә 12 бала, 50 нче елларда 30 бала белем алган. Сарай тирәсендәге бу мәктәп әлегә кадәр буларак билгеле. 30 бала Урданың хуҗалык чаралары хисабына белем алганАбдрахманова Р. Л. СТАНОВЛЕНИЕ СЕТИ НАЧАЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ В ЗАПАДНОМ КАЗАХСТАНЕ НА ПРИМЕРЕ РАЗВИТИЯ РУССКО-КАЗАХСКИХ ШКОЛ БУКЕЕВСКОЙ ОРДЫ. kaznu.kz.

1844 елда Казан император университетының шәрәфле мактаулы әгъзасы итеп сайланган Җиһангир хан рус басмаларын, газета-журналларын, төрле китаплар сатып алып, бай китапханә фонды туплаган. Аның үз өй китапханәсендә «Северная пчела», «Отечественные записки», «Современник» басмалары, «Архитектура XIX столетия», «Мертвые души» (Үле җаннар) һ.б. китаплар булган

Балаларының һәм 1845 еның 11 августында Җиһангир ханның вакытыннан алда (алты көн генә чирләп) вафат булуы Фатыйманың сәламәтлеген какшаткан. 1845 елның 2 октябрендә вафат булган. Аның үлеменнән соң хан гаиләсеннән бәрәкәт киткән.

Балалары язмышы Җиһангир ханның башка хатыннарыннан Зөлкарнәй, Искәндәр (икесе дә беренче хатыны Казимәдән), Сәетгәрәй, Исмәгыйль (икесе дә Йөземнән) исемле ир балалары булган. Зөлкарнәй белән Искәндәр бик яшьли үлгән. Йөземнән туган Сәетгәрәй солтан Чингали Урмановның кызы Әрмәкҗанга өйләнгән. Аларның никахыннан танылган казакъ акыннары Шәнгәрәй (; 1847―1920)Никита Редько. Шангерей Бокеев - поэт, просветитель, новатор. zkolib.kz, 20.09.2016 белән Мөхәммәдгәрәй дөньяга килгән.

Фатыймадан туган балалары турында Ризаэддин Фәхреддиннең «Асар» китабында кайбер мәгълүматлар бирелгән: Улы Ханзадә 1829 елда ике яшендә вафат булган. Сәхибгәрәй (1832―1849) 1847 елның 25 июнендә хан исеме алып, ике елдан, 1849 елның 11 июнендә вафат булган. Өйләнмәгән, балалары юк. Икенче улы Ибраһим (1834―1865) 1849 елдан ханлыкның соңгы хакиме. 1853 елда февраль аенда хан исемен алган. Пажеский кадет корпусын тәмамлаган. Полковник Виктория Кайназарова-Эргешова. Ибрагим Гирей Хан, князь Чингис. 1865 елда 31 яшендә Ялтада вафат булган. Балалары юк. Әхмәтгәрәй (туган елы 1836) Петербургта Пажеский корпуста укыган, хезмәткә кереп, гвардия полковнигы дәрәҗәсендә хезмәттән чыккан. 1870 елда хан Чингиз дигән дәрәҗә, 1879 елда герб белән князь титулы бирелгән. Әүвәлге хатыны Хәдичә (Пәйдәсова). Аннан Исмәгыйль исемле улы булган, князь. Икенче хатыны Зөһрә (Дәүләткилди). Кырымда яшәп, шунда вафат булган. Гобәйдулла (1840/41―1909) дәүләт хезмәтендә булып, кавалерия генералы дәрәҗәсенә ирешкән. Хезмәтеннән чыккач, Кырымда яшәп, шунда вафат булган. Балалары юкГубайдулла Чингисхан. Кызы Гайшә яшьли үлгән. Зөләйха Ырынбур мөселман диния нәзарәтенең 2нче (1865―1885 еллардагы) мөфтие Сәлимгәрәй Тәфкилевкә (1885―1885) кияүгә чыккан. Сеңлесе Хәдичәне дә үзе белән алып, Уфада яшәгән. Хәдичә соңрак солтан Сәетхан Җантуринга кияүгә чыккан. Аларның никахыннан «Милләт» гәҗитенә нигез салучы (1914) Сәлимгәрәй Җантүрин (1864―1920) дөньяга килгән. Аның хатыны Суфия Җантурина (1874―1911). Балалары: Җиһангир, Сара һәм Заһирә. Зөһрәкәй (Зюрекея) 1844 елда 16 яшендә вафат булганРизаэддин Фәхреддин. Асар.

Хәтер Хан Урдасы тарихи-мәдәни архитектура-этногроафия музеенда (тарихи-музей комплексы) Бокейординский историко-музейный комплекс. Жайық Пресс, 17.07.2019 Фатыйма ханым бүлмәсе оештырылган.

Искәрмәләр

Әдәбият Р. К. Омурзаков, Г. Ж. Табулдин, А. Г. Оловинцов. Казахские ханы и их потомки. Кокшетау, 2013, стр. 142. Ризаэддин Фәхреддин. Асар. Мәкаләләр Гөлмару Мырзагалиева. Фатыйма ханым. «Безнең мирас», 2021, № 4. ― Б.46―51.

Сылтамалар Букеевская внутрення орда

Моны да карагыз Әскар Шәехгали, оныкчык.

Төркем:Шәхесләр:Русия империясе Төркем:Шәхесләр:Казакъстан тарихы Төркем:Шәхесләр:Көнбатыш Казакъстан өлкәсе Төркем:Бүкәй Урдасы