Минус бер, −1 – −2 дән зуррак һәм 0 дән кечерәк бөтен сан. Ул – иң зур тискәре бөтен сан. Аның үзлекләре плюс бернең үзлекләренә охшаш, ләкин бераз аерылып тора Mathematical analysis and applications By Jayant V. Deshpande, .
Билгеләмә буенча, −1 - шундый сан, аңа берне өстәгәндә (тапкырлау операциясенә карата нейтраль элемент) нәтиҗә нульгә тигез (кушу операциясенә карата нейтраль элемент).
Математика Минус бер санының 1 санына охшаш берничә үзлеге бар.
Минус бергә тапкырлау тапкырлаучының модулен саклый, ләкин билгесе үзгәрү белән:
.
Билгеләмә буенча, , ягъни санны −1 дәрәҗәсенә күтәрү шул санның кире кыйммәтен бирә. Бу билгеләмә фундаменталь, чөнки ул яки тискәре булган очракта тигезлеген саклый. Функцияләргә карата язмасы функциясенең кире функциясен аңлата. Мәсәлән, - арксинус функциясенең билгеләмәсе, ул синус функциясенең киресе.
Минус берне җөп дәрәҗәдә бергә, ә так дәрәҗәдә үз-үзенә тигез. Махсус очраклар: , , . −1 санының теләсә нинди квадрат тамыры чын сан түгел, ә комплекс сан һәм ул уйланма берле дип атала. Шуңа күрә, минус бер уйдырма берленең квадратына тигез. Эйлер бердәйлегеннән чыгып, болай дип аңлатыла:
Менелай теоремасында −1 саны юнәлтелгән кисемтәләр нисбәтләренең тапкырчыгышы буларак очрый.
Информатика −1 саны программа тәэминаты инженериясендә кайбер телләрдә бөтен саннар өчен башлангыч кыйммәт буларак урын алып тора; ул шулай ук файдалы мәгълүмат булмаган үзгәрүчән зурлыкны күрсәтү өчен дә кулланыла ().
Симметрик өчлекле сан системасы Симметрик өчлекле сан системасында, 0 һәм 1 цифрлары белән беррәттән, цифрасы да бар (минус бер). 2 урынына куллану кайбер гамәлләрне кеше укый алырлык формада күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бу система совет компьютеры Сетуньда кулланылган.
Искәрмәләр
Төркем:Бөтен саннар Төркем:Математика