И́швара (Санскрит телендә: ईश्वर, IAST:Īśvara — «раббы, хөкемдар») — Һинд динендә фәлсәфи концепция, «хөкемдар» яки «иң олы хөкемдар» дигәнне аңлатаHeart of Hinduism — Concepts «Ishvara — „controller“ often used of God», ягъни монотеистик аңлауда Ходай яки адвайтаның монистичк фәлсәфәсендә иштадевата. «Ишвара» шулай ук гади рәвештә «раббы» яки «хөкемдар» мәгънәсендә кулланыла. Төшенчә шулай ук Буддачылыкта кулланыла, мәсәлән, Махаяна Бодхисаттвасы «Авалокитешвара» исемендә куәтле, әмма бар көчкә ия булмаган җан иясен билгеләү өчен кулланыла.
И́швари — хатын-кыз роды формасы, хатын-кыз Алиһәсенә карата, бигрәк тә шактизмда кулланыла.
Этимология Ишвара сүзенең тамыры īś- (ईश, Ish)-тан килеп чыга, аның мәгънәсе «сәләтле» һәм «ия, хөкемдар, җитәкче». Ишвара сүзенең икенче өлеше — ул «vara», аның мәгънәсе контексттан чыгып «иң яхшы, камил, матур», «сайлау, теләк, алкыш, яхшылык, бүләк» яки «кияү, гашыйк, никах өчен кызны эзләгән». Тезмә"Ishvara" сүзе туры мәгънәдә «иң яхшының, матурның иясе», «сайлау хөкемдары, алкыш, яхшылык» яки «гашыйкның җитәкчесе» дигәнне аңлата.
Һинд диненең фәлсәфи мәктәпләрендә ишвара Һинд дине фәлсәфәсенең алты системасы арасында санкхья һәм миманса ишвара концепциясен кабул итми, шул ук вакытта дүрт монотеистик мәктәп — йога, вайшешика, веданта һәм ньяя тарафдарлары — ишвара бар булуына ышаналар.
Һинд динендә һәр фәлсәфи мәктәп ишвараны үзенчә аңлата. адвайта-ведантада һәр Илаһ ишвара төшенчәсен чагылдыра ала, шул ук вакытта вайшнавизмда бары тик Вишну һәм аның аватарлары бөтен көчкә ия ишвара төркеменә карый.
Адвайта-веданта Адвайта раслаганча кеше Брахманга медитацияләгәндә, Иң Олы Галәми Рух чикләнгән кеше акылына проекцияләнә һәм кешегә ишвара буларак алдына пәйда булаSee generally, Sinha, H.P. (1993), Bhāratīya Darshan kī rūprekhā (Features of Indian Philosophy). Motilal Banarsidass Publ. ISBN 81-208-2144-0.. Шулай итеп, акыл шәхес, ана булу һәм ата булу кебек кеше атрибутларын Иң Олы Җан Иясенә проекцияли. Образлы итеп сөйләгәндә, Галәми Рухның «чагылышы» майи (иллюзия) көзгесенә төшкәндә, ул Иң Олы Раббы буларак хис ителәSee generally, Swami Bhaskarananda, The Essentials of Hinduism (Viveka Press 1994) ISBN 1-884852-02-5.
Вишишта-адвайта Вишишта-адвайтада ишвара Иң Олы Галәми Рух буларак чыгыш ясый, ул Галәм һәм барлык тере мәхлукатлар белән тулысынча хөкем сөрә, алар барысы бергә гигант «организм» яки ишвараның «тәне» булып тора. Ишвара, Галәм һәм тере мәхлукатлар өчлеге Брахман булып тора, ул булуның берлеге буларак чыгыш ясый. Ишвара — ул чиксез трансцендент сыйфатлары (кальяна гуналары) булган Парабрахман. Ишвара — ул камил, бөтен нәрсәне белүче, бөтен җирдә булган, тәнсезWhite Yajurveda 32.3 һәм бәйсе дөньяны барлыкка китерүчесе һәм киләчәктә аның җимерүчесе. Ул — сәбәпсез, мәңге һәм алмашынучан булмаган һәм шул ук вакытта ул бу дөньяның ачык чагылышы сәбәбе булып тора. Ул бөтен җирдә бар (сөттә ак төс кебек), әмма шул ук вакытта бәйсез һәм трансцендент (сәгать остасы эшләнгән сәгатеннән бәйсез булган шикелле). Ул табыну объекты, әхлакый принциплар нигезе һәм карма җимешләрен бирүче булып тора. Ул дөнья белән илаһи энергия майя ярдәмендә идарә итә.
Двайта Двайта фәлсәфәсе буенча, ишвара вишишта-адвайтада булган барлык шул хасиятләргә ия. Шулай да ишвара Галәмнең һәм тере мәхлукатларның чын, ә материаль булмаган сәбәбе булып тора. Шулай итеп, двайта-веданта ишвару һәм Брахманны аермый һәм Брахман шәхси атрибутларына ия түгеллегенә һәм шулай ук ишвара тәнсез икәненә ышанмый. Ишвара хакыйкатьнең иң югары чагылышы буларак чыгыш ясый һәм Илаһка табыну Аңа бөтен көчкә ия, әмма шул ук вакытта яратучы һәм шәхесле Җанга буларак табынуда нигезләнгән.
Шулай итеп, Брахман абстракт принципына ышануларына өстәп күпчелек Һинд дине тарафдарлары көн саен Ходайга аның Вишну, Кришна, Шива яки Шакти кебек шәхси формаларының берсендә табына.
Күп Һинд дине тарафдары өчен Ходайның шәхси формаларына табыну практик ягына ия: шәхескә нинди дә булса абстракт принципка (Парабрахман) караганда тугъры булырга һәм хезмәт итәргә җиңелрәк. Шулай итеп Һинд диненең изге язмаларында Ходай абстракт төшенчә яки принцип буларак кына түгел, ә шәхес итеп сурәтләнә.
Шулай ук карагыз Веданта Санкхья Вайшнавизм Ачинтья-бхеда-абхеда Упанишады Бхагавадгита
Искәрмәләр
Сылтамалар Библиотека ведической литературы
Төркем:Һинд дине төшенчәләре Төркем:Һинд дине Илаһлары Төркем:Шактизм Төркем:Һинд дине фәлсәфәсе Төркем:Веданта Төркем:Буддизм