Әл-Кәһф сүрәсе ( Мәгарә ) - Коръәннең 18 нче сүрәсе. Мәккәдә иңгән бу сүрә 110 аятьтән тора.
Фикерләр Әбү Дәрдә исемле сәхәбә хәбәр итә:
Мөхәммәд пәйгамбәр (салләЛлаһу гъәләйһи үә сәлләм) әйткән: «Кем дә кем «Кәһф» сүрәсенең баштагы ун аятен ятласа, Дәҗҗалдан саклана» (Мөслим)
Икенче хәдистә болай диелә: «Кем дә кем «Кәһф» сүрәсенең ахыргы ун аятен укыса, Дәҗҗал фетнәсеннән саклана» (Мөслим)
Бу сүрәне сөннәт буенча җомга төнендә яки көнендә уку хәерле. Мөхәммәд пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) әйтә: «Кем дә кем «Кәһф» сүрәсен җомга көнне укыса, ул ике җомга арасында аны нур белән яктыртыр» (әл-Хәким).
Эчтәлеге Сүрә Коръән җибәргәне өчен Аллаһка мактау белән башлана. Әлеге сүрәдә мәгарәдә йоклап киткәннән соң, шунда 300 ел үткәреп, үлеп торгызылган (Әсхәб әл-Каһф), кешеләр турында сүз бара. Әлеге кешеләр үзләрен эзәрлекләгән патшадан мәгарәгә качалар. Соңыннан алар тереләләр, бу Аллаһның кодрәте дәлиле булып тора.
Алга таба сүрәдә Муса пәйгамбәр турында сүз бара, Зөлкарнәй искә алынаСура 18. Аль-кахф // Йусуф Али «The Holy Qur’an» (Священный Коран: Текст, перевод и комментарии), 1938 г..
Әдәбият
Коръән Кәрим (Согуд Гарәбстанында бастырылган Коръәннең фотокүчермәсе, гарәп текстының хәзерге башкорт шрифтындагы транскрипциясе, башкорт теленә тәрҗемәсе). - Уфа, Башкорт китап нәшрияты, 1992, 960 б. Коръән Кәрим (транскрипцияләр) //мөхәррир. Нурмөхәммәт Сөяргулов // — Стерлитамак: шәһәр типографиясе, 2007. — 609 б. <noinclude>
Искәрмәләр
Төркем:Коръән сүрәләре Төркем:Ислам