Дина Кәримовна Вәлиева (, туганда Яруллина; 1936 елның 14 апреле, Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — 2025 елның 4 августы, Казан, Татарстан Республикасы, Русия Федерациясе) — совет һәм Русия сәнгать белгече. Сәнгать тарихы фәннәре кандидаты (1980). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2010).

Биография

Динә Кәримовна Вәлиева 1936 елның 14 апрелендә Казанда туган. Аның берничә апасы һәм абыйсы булган. Әнисе, Диләфруз Фатыйховна (туганда Йосыпова, 1901—1984), сәүдәгәр гаиләсеннән булган һәм чыгышы аркасында педагогия училищесына кабул ителмәгән. Ул клиникада шәфкать туташы һәм санитар булып эшләгән; әтисе, Кәрим Ярулла улы Яруллин (1891—1964), мулла гаиләсеннән булган һәм Мөхәммәдия мәдрәсәсендә белем алган. Русия инкыйлабыннан соң ул 13 нче мәктәптә татар теле, әдәбияты һәм математика укытучысы булып эшләгән. Алар Зәңгәр мәчет янындагы Иске бистәдә, Ф. Кәрим урамындагы 23 нче йортта, әнисе ягыннан бабасының бүрәнә йортында яшәгәннәр. Аның зур китапханәсе булган, театр, музыка һәм сынлы сәнгать белән кызыксынган, 1 нче балалар сәнгать мәктәбендә укый, ләкин музыка белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә алмый.

1955 елда Казан педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә, аны 1960 елда тәмамлый, шуннан таратылыш буенча Арча районының Яңасала авылына китә, анда урта һәм җидееллык мәктәптә рус теле, әдәбияты һәм тарих фәннәре укыта.

Фәнни эшчәнлек Рус сәнгатен өйрәнүдән башлап, алга таба игътибарын татар сынлы сәнгатенең хәзерге торышына һәм төбәк сәнгатенең чыганакларына юнәлтә. Студент елларыннан ук шулай ук борынгы мәдәниятләр белән мавыга, археологик экспедицияләрдә катнаша, бу исә Идел буе Болгарының монгол чорына кадәрге сәнгате белән кызыксынуга китерә.

Үз иҗатында конъюнктура һәм идеологик күрсәтмәләргә иярмичә, һәрвакыт үз фикере була. Татарларның декоратив-гамәли сәнгатен, ювелир эшен, тукучылыкны һәм керамиканы өйрәнгән, сәнгать белгечләреннән беренче булып татар сәнгатенең шәмаил кебек төрен фәнни әйләнешкә керткән, болгарларның мәҗүси сәнгатенең башлангыч чорларын өйрәнгән, бик күп яңа һәм уникаль материал җыйган, ләкин алар, кайбер сәбәпләр аркасында, дөнья күрмәгән.

Бүләкләр

« Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем (2010). Казан Кремлендә узган тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин тарафыннан бирелде . Татарстан Республикасы Президенты таныклыгы (1999). С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узган тантанада Татарстан Республикасы Президенты М. Ш.Шәймиев тарафыннан тапшырылды. Бакый Урманче премиясе (2005) — «Алтын Урда чорында Идел буе болгарлары сәнгате» китабы өчен бирелә.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Казанның Яңа бистә зиратында җирләнгән шәхесләр Төркем:Россия Рәссамнар берлеге әгъзалары Төркем:Репин исемендәге институтны тәмамлаучылар Төркем:Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаучылар Төркем:Бакый Урманче премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Сәнгать фәннәре кандидатлары Төркем:XX гасыр тарихчылары Төркем:Әлифба буенча тарихчылар Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Казанда туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр