Атын яки Отын ( ; ; ; ) — Фәрганә үзәнлегендә һәм аның тирәсендә киң таралган хатын-кыз ислам дини титулы. Атыннар, нигездә, кызлар ислам өй мәктәпләрендә эшләгән үзлегеннән өйрәнгән укытучылар, алар Урта Азиядә Совет хакимияте килгәнче бөтен төбәктә, ләкин нигездә, Фәрганә үзәнлегендә һәм аның тирәсендә киң таралган була. Совет чорында бу мәктәпләр рәсми рәвештә тыелган, ә атыннар СССРның хокук саклау һәм разведка органнары тарафыннан эзәрлекләнгән. Ләкин, СССРда мондый мәктәпләрнең яшерен яшәве билгеле.
Фәрганә үзәнлегендә дини белем алган хатын-кызлар, шулай ук ислам һәм аның законнарын яхшы белгән хатын-кызлар атыннар дип аталганнар һәм хәзер дә шулай йөртеләләр. Җеназалар, туйлар, төрле дини бәйрәмнәр һәм тантаналар атыннарсыз үткәрелмәгән. Атын титулы гадәттә хатын-кыз исеменә кушылган, мәсәлән, Газизә-атын, Мәкъсуда-атын, Фатыйма-атын һәм башкалар Атыннар Фәрганә үзәнлегендә һәм аның тирә-ягында әле дә кулланыла, ләкин рәсми булмаган һәм хәтта яшерен рәвештә, чөнки Урта Азия республикалары дөньяви дәүләтләр, һәм рөхсәтсез дини укыту законсыз. Атыннар, нигездә, үзбәкләр, шулай ук көньяк һәм көнбатыш кыргызлар, кайберләре көньяк казакълар, кайберләре төньяк таҗиклар арасында киң таралган. Югарыда телгә алынган барлык халыклар да Фәрганәа үзәнлегендә һәм аның тирә-ягында яшиләр.
Моны да карагыз
Абыстай — мөселман дини мәктәбендә укытучы.
Әдәбият
Отин / Национальная энциклопедия Узбекистана / Ташкент, 2000—2005. В. В. Парахневич, Атыны в Средней Азии, Ташкент. 1988. Rasanayagam, Johan (2010-11-08). Islam in Post-Soviet Uzbekistan: The Morality of Experience. Cambridge University Press. ISBN 9781139495264. Corcoran-Nantes, Yvonne (2013-07-04). Lost Voices: Central Asian Women Confronting Transition. Zed Books Ltd. ISBN 9781848137295. Northrop, Douglas (Spring 2001). «Subaltern Dialogues: Subversion and Resistance in Soviet Uzbek Family Law». Slavic Review. The American Association for the Advancement of Slavic Studies. 60 (1): 115—139. doi:10.2307/2697646. JSTOR 2697646. Corcoran-Nantes, Yvonne (2005). Lost Voices: Central Asian Women Confronting Transition. London, New York: Zed Books. p. 141. ISBN 1-84277-537-5. Kamp, Marianne R. (Summer-Autumn 2001). «Three Lives of Saodat: Communist, Uzbek, Survivor». The Oral History Review. 28 (2): 21-58
Төркем:Казакъстанда ислам Төркем:Кыргызстанда ислам Төркем:Таҗикстанда ислам Төркем:Үзбәкстанда ислам Төркем:Исламда рухани дәрәҗәләре