Зөлфәт Нигъмәтҗанов, Зөлфәт Наил улы Нигъмәтҗанов (Зульфат Наилович Нигматзянов; СССР, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Акхуҗа) ― Россия Федерациясе Кораллы көчләре хәрбие, генерал-майор (2026). Курск өлкәсендә дәүләт чикләрен саклау гаскәрләре командующие. 67нчеРадий Хабиров встретился с командованием войсковой части, где проходят слаживание подразделения полка «Башкортостан». Глава РБ, 01.06.2023, аннары 71нче мотоукчылар дивизиясе командиры Эльза Кузнецова. Генерал-майор Нигматзянов отмечен госнаградой за заслуги перед Татарстаном. Татар-информ, 17.03.2026.

Тәрҗемәи хәле

Татарстан АССР Апас районы Акхуҗа (Азбаба) авылында туган. Әтисе ― Наил, әнисе ― Гөлирам. Нигъмәтҗановларның өч улы да хәрби өлкәдә зур уңышларга ирешәАндрей Савченко. Земляк, офицер, герой. ВОД Союз танкистов России, 17.03.2026.

Акхуҗа урта мәктәбен «Азбаба урта гомуми белем бирү мәктәбе». edu.tatar.ru тәмамлаган. Кечкенәдән спорт белән дус булган. Берничә тапкыр Сабан туе мәйданнарында батыр булып калган. Зөлфәт Наил улы ― буенча спорт мастерына кандидат21 марта в школе прошла встреча с генерал-майором Нигматзяновым Зульфатом Наилевичем. МБОУ «Азбабинская СОШ» ВКонтакте, 22.03.2026.

Полковник Зөлфәт Нигъмәтҗанов 2008―2010 елларда Днестр буе Молдавия Республикасында ― тынычлык урнаштыручылар батальонында хезмәт иткән. Украинада конфликт барлыкка килү белән 2014 елдан аны Донецк һәм Луганск халык республикалары территорияләрен саклауга җибәргәннәр.

2016―2018 елларда өч тапкыр ярты ел Сүриядә булган, Хәлеб, Пальмира шәһәрләрен саклауда һәм азат итүдә катнашкан. Анда күрсәткән батырлыгы өчен Батырлык ордены һәм ике мәртәбә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгәнИльгизар Вахитов. Уроженец Апастовского района стал генерал-майором. milliard.tatar, 20.02.2026.

Жуков орденлы Кызыл байраклы Казан югары танк команда училищесының кораллы ату кафедрасы җитәкчесе«Бог войны — это танки»: курсанты-танкисты отрабатывают контрольный стрельбы в Оренбургской области. myseldon.com, 16.04.2023.

2022 елның августыннан махсус хәрби операциядә. 2023 ел башында үзенең мотоукчылар дивизиясе белән Луганск өлкәсенең () шәһәрен азат итүдә катнашкан. Курск өлкәсе өчен көрәшнең алгы сызыгында булган. Хәрби бурычын уңышлы үтәгәне өчен беренче дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

Хәзерге вакытта Зөлфәт Наил улы Нигъмәтҗанов махсус хәрби операция уздыру зонасында 71нче дивизия командиры булып хезмәт итәЛяля Сафиуллина. Наш земляк участник СВО Зульфат Наилевич Нигматзянов получил воинское звание генерал-майора. Апастово-информ, 18.02.2026.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Батырлык ордены ― хәрби хәрәкәтләр барышында күрсәткән батырлык өчен Ике «Батырлык өчен» медале ― катлаулы сугыш шартларында батырлык һәм фидакарьлек өчен I дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале ― СВОда хезмәт иткән, шул исәптән Кременнаяны азат итүдә катнашкан өчен 2026 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медалеГенерал-майор Нигъмәтҗановка Татарстан алдындагы казанышлары өчен дәүләт бүләге бирелде. Татар-информ, 17.03.2026

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Батырлык ордены кавалерлары Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Батырлык өчен» медале (Россия) белән бүләкләнүчеләр Төркем:РФ генерал-майорлары Төркем:Шәхесләр:Казан югары танк команда училищесы Төркем:Сүриядә Русиянең хәрби чараларында катнашучылар Төркем:Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясендә катнашучылар