Ангелина Фәйрушина, Ангелина Егор кызы Фәйрушина, кыз фамилиясе Анисимова (; 1967 елның 6 июне, СССР, РСФСР, Якутия АССР, Сунтар олысы, Хадан ― 2010 елның 23 мае, РФ, Саха (Якутия), Якутск) ― мәдәният эшлеклесе, җырчы, автор-башкаручы, композитор, Саха Республикасы (Якутия) мәдәният отличнигы.
Тәрҗемәи хәле 1967 елның 6 июнендәАнгелина Файрушина ВКонтакте Якутия АССР Сунтар олысы Хадан авыл җирлегендә туган: әтисе Егор Алексеевич, әнисе Ирина Ильинична АнисимовларФайрушина Ангелина Егоровна туһунан. ahtyylar.ru, 2018. Яшьтән үк үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан. Мәктәп елларында Полад Бүлбүлоглу һәм җырлары белән мавыкканАнгелина Файрушина. Северо-Восточный федеральный университет им. М.К. Аммосова.
А. Д. Макарова исемендәге Якутск мәдәният һәм сәнгать көллиятендә Основные сведения. Якутский колледж Культуры и Искусств «театральләштерелгән тамашалар режиссеры» белгечлеге алган. Сунтар авылы мәдәният йортында методист-культуролог булып эшләгән.
Саха НВК каналының «Сана ырыа» телевизион музыкаль проектында катнашкан.
2010 елның 23 маенда каты авырудан вафат булган.
Иҗаты Ангелина Фәйрушина ― якут музыка мәдәниятенең күренекле вәкиле. Аның иҗаты үзенчәлекле стиль белән аерылып торган, ә җырлары игелек һәм туган якка мәхәббәт идеяләрен берләштергән. Тормышка, туганнарга, җиргә мәхәббәт турында йөзләгән җыр авторы. Җырларның сүзләрен һәм көйне мөстәкыйль иҗат иткән. Наталья Михалева (Сайа) һәм Илья Зверев шигырьләренә дә җырлар башкарган. Аның җырларын Егор Неустроев һәм Петя Петров аранжировкалаган. Музыка җитәкчеләре «Тулуйхан» студиясеннән Светлана һәм Егор Неустроевлар булган. Үз җырларына берничә музыкаль видеоклип чыгарган.
Альбомнары 2000 ― 12 авторлык җырын үз эченә алган беренче «Дьылҕабар махтанабын» альбомы. Иң танылган композицияләре: «Кыыс тойуга», «Ыллаа, ыллаа», «Ыйдаҥалаах киэһэ». 2005 ― шулай ук 12 җырдан торган икенче «Айар саргым — Сахам сирэ» альбомы. «Сахам сирэ» җыры Якутиянең рәсми булмаган гимнына әверелгән. 2009 ― 21 җырдан торган өченче «Ийэ мичээрэ» альбомы. 2014 – дүртенче альбомы (җырчы истәлегенә кызлары чыгарган) Прошло четыре года как не стало известной якутской певицы Ангелины Файрушиной. Ирена и Розалина Файрушины Вконтакте, 10.06.2014.
Аның репертуарын күп кенә эстрада җырчылары һәм иҗат коллективлары башкара. Республиканың яшь талантлары башкаруында Ангелина Фәйрушина иҗат иткән җырлар республика, бөтенроссия, халыкара конкурсларда билгеләп үтелә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1996 ― эстрада җырын башкаручыларның «Чуона» республика конкурсының беренче дәрәҗә лауреаты; республика мелодистларМелодист ― композитор, аның музыкасы аеруча якты, тәэсирле көй белән аерылып тора конкурсы лауреаты; Саха Республикасы (Якутия) мәдәният отличнигы.
Хәтер 2022 елда Якутскида Ангелина Фәйрушинаның тууына 55 ел тулуга багышланган Якутия халыкларының музыка һәм фольклор музее оештырган «Ана елмаюы» күргәзмәсе узган. Ангелина Фәйрушина исемендәге «Кыыс тойуга» республика җыр бәйгесе уздырыла.
Шәхси тормышы Кызлары ― эстрада җырчылары Ирена (2011 елдан Дмитрий Кириллинда кияүдә), 1993 елгы Розалина Валентин кызы (2012 елдан җырчы Григорий Пермяков – Сахаминда кияүдәCахамин и Розалина Файрушина: история любви от первого лица. interesnoe.me, 07.06.2019) Ирена и Розалина Файрушины ВКонтакте.
Искәрмәләр
Сылтамалар Якутская эстрада понесла невосполнимую утрату. PrimaMedia.ru Прошло четыре года как не стало известной якутской певицы Ангелины Файрушиной. vk.com
Төркем:Автор-башкаручылар Төркем:Якутия җырчылары Төркем:Саха Республикасы (Якутия) мәдәният отличниклары