Бу мәкалә 2004 елгы уен турында. Уеннар сериясе өчен, ТулыКуәт мәкаләсен карагыз.ТулыКуәт (инглиз. FlatOut) — ул 2004 елгы узыш уены. Багбир Энтертэйнмент аны Windows, ПлейСтейшн 2 һәм Иксбокс өчен булдырган һәм Эмпайр Интерактив аны чыгарган. Уен барышы җимерү уеннар ассызыклый һәм тәфсилле физика двигателен тәкъдим итә. Биредә уналты төрле машина бар һәм һәркайсы биш буяуга ия. Машиналарны идарә итүчеләрнең алгы тәрәзәләр аша очышлары өчен уен нигездә танылган. Шәхси санакларда 2024 елның июлендә Steam Workshop’ка ярдәм итә, Steam Deck өчен ярдәм яхшырта һәм башка яклар камилләштерә торган яңарту чыккан.
Уен барышы ТулыКуәттә берничә ярыш төре бар: гади түгәрәк узышлар — ачык урында яки ярыш юлларында — һәм дерби яулары, анда соңгы исән машина җиңә. Боларда уенчы җиде санак контролендә тотылган көндәшкә уена тиеш. Шулай ук уенның махсус ярышлары бар, анда уенчы үз йөртүчесен машинасыннан атарга һәм кайбер максатларга җитәргә тиеш. Карьера режимында чүплектән машина сатып алырга мөмкин. Җиңгәч, уенчы билгеле күләмдә акча ала; шул акча белән уенчы үз машинасын яхшырта яки яңа машина сатып ала ала.
ТулыКуәт машина зыяны өчен үз физиканы киң куллануы өчен билгеле. Зыян дәрәҗәсе бәрелеш төренә, объектка һәм бәрелеш почмагына бәйле (мәсәлән, төшүче әйберләр нигездә машинаның югары өлешләрен зыян итәчәк). Ә юл дәрәҗәсендәге өлешләр башка машиналар белән бәрелешләргә яхшырак җавап бирә.
Машина йөртүчеләре үз машиналарыннан очкач, чүпрәк курчак физикасы (инглиз. Ragdoll physics) шулай ук уенда күрсәтелгән. Бу функция махсус ярышларда кулланылган, анда уенчы үз йөртүчесен билгеле ераклыкка, биеклеккә, яки ниндидер мишеньгә атарга тиеш булган.
Иксбокстагы ТулыКуәт версиясе экран бүленеше функциясен дүрт уенчы өчен хуплый. ПлейСтейшн 2 ике уенчы өчен хуплый. Уен онлайн күпкулланучылы режимны сигез уенчы өчен хуплаган. Иксбокс версиясе системалы тоташуны (инглиз. System Link) хуплый.
Кабул итү Metacritic сайтының күзәтүләр агрегаторы буенча ТулыКуәт "катнаш яки урта" күзәтүләр алган.
Дәвамнары
2006 елның 30 июнендә ТулыКуәт 2 башта Ауропада чыккан. Анда күбрәк машиналар һәм гомумән контент иде. Төньяк Америкада: 1 августта.
Искәрмәләр Япониядә Racing Game Chuui!!!! исеме астында билгеле.
Искәрмәләр
Төркем:2004 елгы санак уеннары Төркем:Багбир Энтертэйнмент санак уеннары Төркем:Эмпайр Интерактив санак уеннары *01 Төркем:Конами санак уеннары Төркем:Луа телен кулланган санак уеннары Төркем:Күпкулланучылы һәм беркулланучылы санак уеннары Төркем:Хотсит технологиясен кулланган санак уеннары Төркем:ПлейСтейшн 2 өчен чыгарылган санак уеннары Төркем:Транспорт сугышы санак уеннары Төркем:Финляндиядә булдырылган санак уеннары Төркем:Протагонистының җенесен сайларга ирек биргән санак уеннары Төркем:Вивенди Геймз санак уеннары Төркем:Windows өчен уеннар Төркем:Иксбокс өчен чыгарылган санак уеннары