Рөстәм Илмир улы Тимергалиев (; , Улан-Удэ, Бурят АССР ССРБ) — татар милләтле Украина һәм Россия сәясәтчесе. Кырым министрлар Шурасы рәисенең киңәшчесе (2014 елның 11 июненнән).

2014 елның 27 февраленнән алып 11 июньгә кадәр Кырым АҖ (15 мартыннан Кырым Җөмһүрияте) министрлар Шурасы рәисенең беренче урынбасары.

Кырым Автономияле Җөмһүрияте Югары Шурасының VI чакырылышы депутаты. Кырым АҖ атказанган икътисадчысы, дәүләт идарәсе өлкәсендә Украина фәннәр докторы.

11.06.2014. Кырым республикасы хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Тимергалиев эшеннән китте. Дәүләт шурасы утырышында Тимергалиев барлык хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде һәм күчеш вакытында хөкүмәтнең ирешкән уңышлары турында сөйләде.Азатлык Радиосы. 11.06.2014. Кырымның беренче вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев эшеннән китте.

Рөстәм Тимергалиев Кырым хөкүмәтенең беренче вице-премьеры вазифасыннан 11 июньдә гариза язып киткән иде. Моннан соң ул Кырым башлыгы вазифасын башкарган Сергей Аксеновның киңәшчесе итеп билгеләнде. Ләкин озакламый, 30 июльдә, Аксенов Рөстәм Тимергалиевны бу вазифадан да азат иткән иде.Азатлык Радиосы. 24.09.2014. Рөстәм Тимергалиев Татарстанның Казакъстандагы вәкиле булды.

Рөстәм Тимергалиев Татарстанның Казакъстандагы вәкиле булды

Җинаять җәбер Рөстәм Тимергалиев Кырымда алтын урлауда шикләнелә Рөстәм Тимергалиев Украинаның Кырымдагы Ощадбанкыннан акча һәм алтын урлауда шикләнелүчеләр арасында. Бу җинаять эшен Кырымдагы Россия ФСБсы тикшерә. 2015 елның февралендә Кырым республикасы ФСБ вәкиле Виктор Палагин The Morning News-ка "Тимергалиев һәм министрлар советы рәисе киңәшчесе Васильченконың Ощадбанк акчаларын һәм 300 килограмнан артык алтын урлау эше тикшерелә", дип белдергән.Вадим Никифоров, Симферополь; Андрей Смирнов, Казань; Николай Сергеев. Золото Крыма не досталось ни Украине, ни России Газета "Коммерсантъ" №28 от 18.02.2015, стр. 5 Азатлык Радиосы. 17.02.2015 Рөстәм Тимергалиев Кырымда алтын урлауда шикләнелә

Банктан 250 миллион сумлап акча урланган, аның бер өлеше кире кайтарылган, дип яза Интерфакс.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Биография на сайте Крымского информационного агентства. Биография на сайте Крым политический. Рустам Темиргалиев на Парламентских выборах 2012 года. Рустам Темиргалиев о крымскотатарском национальном движении.

Төркем:Шәхесләр:Украинадагы низаг аркасында шәхси санкцияләргә дучар булганнары