Благовещенск () — Россия шәһәре, Амур өлкәсе үзәге. Амурга Зея елгасы кушылу урынында, Кытай белән чигендә (Амурның каршы яктагы ярында Хәйхә шәһәре тора) урнашкан. Россиянең дәүләт чигендә урнашкан бердәнбер өлкә үзәге.
Халык саны — кеше ().
Тимер юл стансасы, елга порты, «Игнатьево» һава лиманы.
Благовещенск 1856 елда Усть-Зейский исеме астында хәрби пост буларак барлыкка килгән. 1858 елдан — шәһәр һәм Амур өлкәсе үзәге. Машиналар төзү (алтын чыгару сәгнәгате өчен җиһазлар, электр әсбаплары эшләп чыгарыла, көймәләр төзү заводлары һ.б.), агач эшкәртү, җиңел, азык-төлек сәнәгате кярханәләре бар. 4 югары уку йорты, драма вә курчак театрлары, өлкәне өйрәнү музее бар. Халык Милләтләр (2010): урыслар — 95,8%, украиннар — 1,3%. Искәрмәләр
Төркем:Россия субъектлары башкалалары