Биектау — Татарстан Республикасының Биектау районындагы авыл. Халык саны — 9589 тирәсендә (2010). География Биектау Татарстанның башкаласы Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 18 чакрым, ә район үзәге Биектаудан көньяк-көнбатышка таба 1 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Биектау тимер юл станциясеннән 2 км көньяктарак, Казан—Пермь автомобиль юлы буенда. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Тарих XVI гасырда 2 нче яртысында Казан ханлыгы чорындагы Байгыш авылы урынында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Рождественский исеме белән дә билгеле. Халкы башта Казан Елантавы монастырена карый, 1764 тә экономик разрядка күчерелә, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына керә; игенчелек һәм терлек үрчетүдән тыш, умартачылык, тимерчелек, пыяла кую, итек тегү, киез итек басу белән шөгыльләнә. 20 йөз башында волость идарәсе урнаша, этап йорты була. Раштуа-Богородица чиркәве (1881-86 да төзелә; архитектура истәлеге), земство мәктәбе (1870 тә ачыла), җил тегермәне, 8 тимерчелек, сыраханә, 1 шәраб һәм 8 бакалея кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2084,2 дисәтинә тәшкил итә. 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Сабакай волостена керә. 1920дән - ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан - Казан авыл районында, 1935 нең 10 февраленнән Биектау районында. 1963 нең 1 февраленнән - Питрәч районында, 1965 нең 12 гыйнварыннан - яңадан Биектау районында. Демография Халык саны16461859189719081920192619381949195819701989200220101429799501043103212271219102511541728644677689589 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): руслар — 53%, татарлар — 43%.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 17736 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 63,62%, урыслар — 33,80%, башка халыклар — 1,93%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,65%.
Икътисад Халкының төп шөгыле - кырчылык, терлекчелек. «Казан авыл хуҗалыгы техникасы», «Биектау машина-трактор станциясе» акционерлык җәмгыятьләре. Шәхесләр Ләйсән Закирова (Большова, 1998), драма актрисасы, Кариев театры артисты (2018 елдан), «Тантана» премиясе лауреаты (2019). Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. http://tatarile.org/maglumat/%D0%BC%D3%99%D0%BA%D0%B0%D0%BB%D3%99/%D0%B1%D0%B8%D0%B5%D0%BA%D1%82%D0%B0%D1%83-3