Ак кәрләләр - йолдызлар эволюциясе соң чорындагы Чандрасекар чигеннән зуррак булмаган массалы йолдызлар, ак кәрләнең үз термотөш энергиясе чыганагы юк. Ак кәрлә - кызыл зур йолдызның тышчасы ташланганнан соң, ялангач калган төше.
Үзлекләр
Ак кәрләләр массалары Кояшныкына якын, ләкин аларның радиуслары һәм яктыртучанлыгы ~10 000 тапкыр азрак.
Ак кәрләләр уртача тыгызлыгы 105—109 г/см³. Шул зур тыгызлыкта атомнар электрон тышчалары җимерелә, матдә электрон-төш плазмасына әйләнә, аның электрон өлеше - тәлгәшләнгәнвырожденный, «Физика» Галимов Д.Г., Даутов Г.Ю., Тимеркаев Б.А. электрон газ булып тора, басымы , ләкин релятивистик очракта
Гравитацион көчләр тәлгәшләнгән электрон газ басымына каршы тора:
,
Бу тигезләмәдән Чандрасекар чиге исәпләнә. Чандрасекар чиге 1.38-1.44 Чыгыш
Ак кәрлә - кызыл зур йолдызның ачык калган төше. Гадәттә, ак кәрләләр күмер тудыргыч, әче тудыргыч һәм һелий-су тудыргыч тышчасыннан тора.
Галактикабызның йолдызларын 3—10% ак кәрлә тәшкил итә.
Ак кәрлә Сириус В үзлекләре Җир һәм Кояшның үзлекләре белән чагыштыру
Үзлекләр
Җир
Сириус В
Кояш
масса (Msun)
3 10−6
0.94
1.00
радиус (Rsun)
0.009
0.008
1.00
яктыртучанлык (Lsun)
0.00
0.0028
1.00
өслек температурасы (К)
287
27,000
5770
уртача тыгызлык (г/см3)
5.5
2.8 106
1.41
үзәк температура (К)
4200
2.2 107
1.6 107
үзәк тыгызлык (г/см3)
9.6
3.3 107
160
Әдәбият
Шкловский И. С. Звёзды: их рождение, жизнь и смерть, М.: Наука, 1984 Физика космоса. Маленькая энциклопедия, М.: Советская Энциклопедия, 1986 Постнов К. А. Эволюционная астрофизика
Төркем:Йолдызлар сыйныфлары Төркем:Йолдызлар Төркем:Астрофизика