Фәридә Мөэминова (Фәридә Шамил кызы Мөэминова, ) – танылган артист, кино һәм театр актрисасы, РФ атказанган артисты (2002), «Театр язы» фестиваленең призлар иясе (1993, 1999).

Тәрҗемәи хәле 1957 елның 23 ноябренда Киров өлкәсенең Кай районы (1963 елдан Омутнинск районы, 1965 елдан Югары Чулман районы) Лесной бистәсендә туган.

1976 елда Ташкәнт хореография укуханәсенең классик бию бүлеген, 1985 елда ВГИКның актёрлык бүлеген (Борис Чирков остаханәсе) тәмамлый.http://www.biletline.ru/?actor_id=1444

1976-1979 елларда Ташкәнттә үзбәк дәүләт «Бахор» ансамблендә бии.

1986 елда Дүшәнбедә В. Маяковский исемендәге рус драма театрында, «Ярымутрау» () театр-студиясендә эшли.

1991-2000 елларда Магнитогорскида А.С. Пушкин исемендәге театрда, әйдәүче актриса.

Хәзер Мәскәүдә, Армен Джигарханян театр-студиясендә Теледидар сайтында

Иҗаты Кинода Кинодагы беренче роле - Гөлбахор («Җиденче җен», 1974).

Төрле киностудияләрдә танылган кинорежиссёрлар И. Ишмөхәммәтов, А. Хамраев, И. Миколайчук, Бен Барк һ.б. төшергән уннан артык нәфис фильмда төп рольләрне башкара: Принцесса («Язмыш барабаннары» (), Мәрьям («Фатир» (), Лола («Шок», 4 серияле телеверсиясе - «Яратып һәм сызланып» () һ.б.

В. Әхәдовның «Королеваның шәхси тормышы» нәфис фильмында уйнады.

Театрда Театрда беренче уйнаган роле – Маргарита («Остаз һәм Маргарита» (), Дүшәнбе театры) Репертуар Джил Теннер – «Бу ирекле күбәләкләр» (); Наталья – «Кәләшләр» (); Нина Заречная – «Акчарлак» (); Кручинина – «Гаепсездән гаеплеләр» (); Джулия – «Алма ханым» (); Раневская – «Чия бакчасы» (); Марта – «Кем Вирджиния Вульфтан курка» (); Марга – «Кыргый» (), Касон; Аркадина – «Акчарлак» (); Джейн – «Француз кварталы» (), Т. Уильямс; Фея – «Көлгенә» (), Е. Шварц; Титания - «Җәйге төндә йокы» (), У. Шекспир; Джессика – «Күрше бүлмәгә ишек» (), Д. Эйкбурн; Грациелла – «Толларны юатучы» (), Д. Маротт, Б. Рандони; Мелисса – «Мәхәббәт хатлары» (), А. Гурней; Агата – «Кәҗә утравы», (), Уго Бетти Билет онлайн сайты

Бүләкләре 1993 елда «Театр язы» () фестивалендә (Чиләбе, 1993) иң яхшы хатын-кыз ролендә (Наталья, «Кәләшләр» спектаклендә) уйнаган өчен приз белән бүләкләнде.

1999 елда «Театр язы» () фестивалендә иң яхшы хатын-кыз ролендә (Марта, «Кем Вирджиния Вульфтан курка» спектаклендә) уйнаган өчен приз алды. Шул ук роль өчен «Алтын маска» милли театр премиясенә (2000) тәкъдим ителде.

2002 елда РФ атказанган артисты исеме бирелде.

Чыганак Магнитогорски театры сайты А. Джигарханян театры сайты

Сылтама Биографиясе

Моны да карагыз Интервью. «Магнитский металл» газетасы сайты Искәрмәләр

Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Россия кино актрисалары Төркем:Россия театр актрисалары