Нәгыймә Балтачиева (Нәгыймә Вәли кызы Балтачиева, ) — балет артисты, педагог. РСФСР (1967), ТАССР (1965), БАССР (1955) атказанган сәнгать эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле 1913 елның 23 февралендә (8 мартында) Петроградта туган. 1935 елда Ленинград хореография укуханәсен (А. Ваганова сыйныфы) тәмамлый. 1935-1956 елларда Ленинградта С.М. Киров исемендәге опера һәм балет театрында (хәзерге Мария театры) бии. 1946-1973 елларда Ленинград хореография укуханәсенең классик бию мөгаллиме. 1952-1978 елларда Киров театрында мөгаллим-репетитор. Финляндия, Болгария, Маҗарстан, ГДР театрларында мөгаллим-репетитор булып эшли.бельканто.ру сайтында
Ленинград хореография укуханәсенә укырга килгән татар-башкорт яшьләренә (шул исәптән Рудольф Нуриевка) Н. В. Балтачиева, аның ире А. Л. Кумысников, энесе Таһир Балтачиев һәрвакыт ярдәм итәләр. Р. Нуриев биографиясеннән
Иҗаты Балеттагы дебюты — Ленинград хореография укуханәсендә диплом спектакле — «Катерина» балетында (Адан-Рубинштейн, балетмейстер Л. Лавровский) төп партия (беренче башкаручы) (1935). кино-театр.ру сайтында Партияләре Киров театрында (Ленинград) «Йокыга талган гүзәл» балетында — Флер де Фарин «Йокыга талган гүзәл» — Сапфирлар феясы «Йокыга талган гүзәл» – Алтын феясы «Йокыга талган гүзәл» – Көмеш феясы «Йокыга талган гүзәл» – Җитезлек феясы «Дон Кихот» – чәчәк сатучы кыз «Корсар» – па-де-труа «Бөкре ат» () — фреска «Аккош күле» (балетмейстер Агриппина Ваганова) – па-де-труа «Аккош күле» – зур аккош Татар опера һәм балет театрында Шүрәле (Ф.Яруллин) – Сөембикә Шәкертләре К. Тер-Степанова, Н. Янанис, Я. Кукс; М. Попова, Р. Симеон (Румыния); М. Дмитриева, Е. Кристова (Болгария), В. Х. Галимова, Ф. М. Нәфыйкова, Э. А. Сөләйманова, Э. М. Тимергазина
Кызыклы факт 1941 елда Казанда Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Шүрәле» балетында (Л. Якобсон куелышында) Сөембикә партиясен – Нәгыймә Балтачиева, Гали-батыр партиясен аның ире – А. Л. Кумысников биергә әзерләнә, ләкин сугыш башлану сәбәпле, спектакль куелмый калаМиләүшә Галиуллина. «Шүрәле»гә – 70 ел. «Мәдәни җомга», 7.03.2015.
Искәрмәләр
Әдәбият Тридцатилетие творческой деятельности.— Театр. Ленинград, 1965, № 25; Педагог-хореограф Н. В. Балтачеева.— Театр. Ленинград, 1967, № 31; Прохорова В. Страницы календаря: Н. В. Балтачеева.— Советский балет. 1985, № 4.
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. — Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 Балет: энциклопедия. / Баш ред. Ю. Н. Григорович.- М.: Советская энциклопедия, 1981.
Сылтанмалар
милләттәшләр сайты бельканто.ру сайты кино-театр.ру сайты
Моны да карагыз
Төркем:Балет артистлары Төркем:Татар биючеләре Төркем:Санкт-Петербург татарлары Төркем:Ленинград хореография укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Киров театры артистлары Төркем:Сөембикә партиясен биючеләр Төркем:ТАССР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:РСФСР атказанган сәнгать эшлеклеләре