Айсылу Ягафәрова (Айсылу Шәйхетдин кызы Ягафәрова, ) – язучы. БР атказанган мәдәният (1993), мәгариф (1992) хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле 1948 елның 3 сентябрендә БАССР Әбҗәлил районы Әхмәт авылында туган. Уфада дәүләт университетын (1974) тәмамлаган. 1967-2004 елларда Әбҗәлил районы Кызыл Башкортстан бистәсе балалар бакчасында эшли (1976 елдан мөдир).

Иҗаты Балалар язучысы булып таныла. Беренче шигырьләр җыентыгы – «Муенса» (1973). Бөек Ватан сугышы елларындагы авыл тормышына багышланган «Киленнәр» романын (2 китап, 1993, 1995) язды. Балалар өчен «Чәнечкеле күлмәк» (1973), «Саескан-хат ташучы» (1983), «Алтын тарак» (1986), «Курай» (1989), «Җил патшалыгында» (1993), «Зәңгәр чәч» (1996), «Сандугач җыры» (2001), «Тирмәкәй» (2005) китаплары нәшер ителгән. Агния Барто, А.С. Пушкин (2007), Самуил Маршак , Корней Чуковский шигырьләрен тәрҗемә итә. Балалар бакчалары өчен «Җәйгор» (2 китап, 1992-1995; 2000-2006) хрестоматиясе автордашы. «Кыпчак кызы» драмасы (2001) Уфада драма театрында, балалар өчен язылган пьесалары БР театрларында уйнала.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Ким Әхмәтҗанов премиясе (1996) Рәмзилә Хисаметдинова премиясе (2008) БР атказанган мәгариф хезмәткәре (1992) БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993) Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1986) ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1989)

Әдәбият Р. Камал Башкорт прозасы мадонналары. «Ватандаш», 2001, № 3.

Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988

Сылтамалар Башкортстан (белешмәлек)

Искәрмәләр

Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Драматурглар Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Ким Әхмәтҗанов премиясе лауреатлары Төркем:Рәмзилә Хисаметдинова премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәрләре