Леонора Куватова (Леонора Сафый кызы Куватова, ) – балет артисты, балет мөгаллиме. РСФСР халык артисты (1982). Салават Юлаев премиясе лауреаты (1987).

Тәрҗемәи хәле 1948 елның 9 ноябренда Уфада туган. Ленинград хореография укуханәсен (профессор И. Трофимова сыйныфы) тәмамлый (1967). Уфада опера-балет театрына солист итеп кабул ителә (1967 елдан). Уфа хореография укуханәсендә классик бию педагогы (1987 елдан), сәнгать җитәкчесе (1994 елдан). Уфада опера-балет театрының баш балетмейстеры (2009 елдан). Р. Нуриев исемендәге халыкара балет сәнгате фестиваленең сәнгать җитәкчесе (2009, 2010, 2011). Япониядә (1991-1992), Италиядә (1996-1997), Төркиядә (2005-2006) мастер-класслар күрсәтә. Чит илләрдә (Алмания, Польша, Маҗарстан, Италия, Франция, Португалия, Голландия, АКШ, Һиндстан, Вьетнам, Мексика, Япониядә) гастрольләрдә була.

Иҗаты Төп партияләре Одетта-Одиллия («Аккош күле» П. Чайковский) Аврора («Йокыга талган гүзәл» П. Чайковский) Жизель («Жизель» А.Адан) Китри («Дон Кихот» Л. Минкус) Көлбикә («Көлбикә» С. Прокофьев) Мария («Бакчасарай фонтаны» Б. Асафьев) Анель («Зур вальс» И. Штраус) Эвридика («Орфей» Е.Фомин) Керри («Керри сеңел» Р. Паулс), Сөембикә («Шүрәле» Ф. Яруллин) Галимә («Кара йөзләр» Х.Ш.Зәимов, А.Г.Чугаев) Зәйтүнгөл («Торна җыры» Л. Степанов, З. Исмәгыйлев) Айсылу («Яратам сине, тормыш» Н. Сабитов) Айгөл (Айгөл иле» Н. Сабитов) (беренче башкаручы) Зөбәрҗәт («Ай тотылган төндә») (беренче башкаручы) Уфа-гид сайтында

Партнёрлары Михаил Барышников (Киров театры сәхнәсендә П. Чайковскийның «Щелкунчик» балетында) В.М.Гордеев Р.Усама

Куйган спектакльләре «Шопениана» (М. Фокин хореографиясе) «Вакханалия» «Вальпургия төне» «Баядерка» (шәүләләр акты) «Классика сөйкемлелеге»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Данлыклы хезмәт өчен» медале (1971) БАССР атказанган артисты (1971) БАССР халык артисты (1974) РСФСР халык артисты (1982) Салават Юлаев премиясе (1987) «Балет» журналы премиясе — «Бию җаны» (2011) 2023 ― Салават Юлаев орденыАзат Гиззатуллин. В Уфе женщин республики поздравили с их праздником и вручили заслуженные награды. ИА «Башинформ», 7.03.2023 Искәрмәләр

Сылтамалар Уфа опера-балет театры сайты Башкортстан (белешмәлек) Анда җан бар...

Төркем:БАССР атказанган артистлары Төркем:БАССР халык артистлары Төркем:РСФСР халык артистлары Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Ленинград хореография укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Сөембикә партиясен биючеләр Төркем:Артистлар Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары